Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

Әти-әни янда булганда, табып була олы бәхетне

Бала кайчан бәхетле була? Әлбәттә, әти-әнисе янда булып, аңа ике яклап ныклы терәк булганда, бала үзен бәхетле тоя.

Әтием Миңнуллин Альберт Мөслим улы Кызылъяр авылында Мөслим белән Әминә гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Әтиемә яшьтән кул астына керергә туры килә. Кечкенәдән тырышып, җиң сызганып, бабама комбайнда эшләргә ярдәм итә. Үсеп, буй җиткергәч, үз эшен ачып, КамАЗ машинасында эшли башлый һәм бүгенге көнгә кадәр эшен дәвам итә.

Бу тормышта ир кешенең 3 бурычы бар ди, татар халкы: өй салу, ул үстерү һәм агач утырту. Бу нәкъ минем әтиемә туры килгән сүзләр. 2010 елда, гаиләбезне тулыландырып, кечкенә энекәшем Данис дөньяга аваз салды. 5 яшеннән, әтием аны, бер көн дә калдырмыйча, Баулы шәһәрендәге хоккей түгәрәгенә йөртә. Энем яхшы гына нәтиҗәләргә ирешә, бу, әлбәттә, әтиемнең дә тырышлыгы,үҗәтлеге аркасында.

Күптән түгел без яңа йорт салып кердек. Әле балалар булсак та, без дә энем белән үз көчебезне куйдык. Яңа өйгә күчкәннән соң, өй түренә алма агачы утыртып куйдык. Шулай итеп, әтием үз өстендәге барлык бурычларын да үтәде, дип уйлыйм. Үсеп җиткәч, безгә аңардан үрнәк алырга инде. Ә хәзер без бик күңелле һәм бәхетле яшибез. Көндезләрен әтием эштә, ә кичләрен ул күп вакытын безнең белән үткәрергә ярата.

Әтиемә һәм бөтен гаиләмә саулык, тынычлык, бәхет, шатлыклар телим. Әти-әнинең җылы канатлары астында, бәхетле, мул тормышта яшәргә язсын иде безгә.

Әдилә Миңнуллина,

Кызылъяр мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев