Ник минем теләкләрем кабул булмый икән...
“Әйдәгез инде, бүген бәйрәм! Шушы рюмканы гына салып куябыз да, иртәгә уразага керәбез, – дип шаркылдап көлде Рәсимә карчык, кулындагы аракы салган рюмкасын каршында утырган уллары, карт җиңгәчәсе, күрше хатыннары белән алмаш-тилмәш чәкештереп. – Килен, әйдә син дә кушыл!”
Килен кушылмады. Миләүшә инде ничәмә-ничә еллар шуңа охшаш хәлләрне күзәтә. Ярый әле, үзләренең аерым торыр йортлары бар. Күзе күрми, колагы ишетми дигәндәй. Шулай да атнасына бер килеп, күреп китү дә, аңа әллә күпме уйланып, гыйбрәт алып кайтып китәр өчен җитә кала. Шундыйрак күренешләрне күрмәс өчен, кайнана яшәгән йортка барасы килми иде Миләүшәнең. Бармый, хәлен белми дә чара юк шул, улы белән бергә гомер иткәч.
Килен белән кайнана бүген дә ныклап сүзгә килделәр. Киленнең артык гаебе булмаса да, салып алган кайнана аны сүгепме-сүкте, кулы эш белмәүне, кайтып ярдәмләшеп тормауны, оныкларын аннан читләштерүне, малаен кайтармауны... барысын – барысын да тезеп китте. Югыйсә, Миләүшә табында кәеф-сафа корып утыручыларга үзенчә аңлатып та, бераз тиргәбрәк тә әйтеп карады.
– Болай ярамый бит, килешми, ничек сез бүген хәмер эчеп, авыз тутырып, иртәгә уразага, дип сөйли аласыз, – диде ул. Миләүшәнең тамагына төер тыгылды, күзләренә яшь килде. – Кеше организмына эләккән хәмер кырык көндә дә чыгып бетә алмый, ә сез иртәгә уразага дисез. Аңга килегез бераз!
Киленнең әлеге сүзләреннән соң, күрше-күлән, әллә кыенсынып, әллә тавышны зурга җибәрүдән куркып, әкрен генә табын яныннан кузгалды. Рәсимә карчык алай да, чыгып баручы күршеләре белән кушылып тагын “берне” өстәде. Шактый гына исереп алган кайнана, килене белән талашыр өчен җай чыгуга сөенә-сөенә, аңа ташланды.
– Кит, корсагыңны ярам хәзер, – дип, килене белән үзе арасына баскан улы Әхнәфне урындык белән эткәләде. – Бәйрәм бозып йөрисез шунда!
Әхнәф, әнисенең бераз тынычланганын көтте дә, машина кабыза торам дип, ишегалдына чыгып китте. Миләүшә табындагы савыт-сабаларны җыештыргалап, юып куйды. Бераз тынычланган, әмма һаман эчендәге ярсуын баса алмаган кайнана каравында яткан килеш сөйләнеп ята бирде.
– Менә мин инде егерме ел ялгызым! Нәрсә, миңа рәхәт дип уйлыйсыңмы? Олы улым армиягә киткән җиреннән марҗага өйләнеп калды. Уртанчысы хатыннан уңмады. Кая барырга белми, ике кулына эш таба алмый йөри. Бөтен теләгем шул, син дә минем кебек яшьли ялгыз кал!
Миләүшә чак кына артына аумый калды, ярый әле урындык янда гына иде.
– Әнкәй! (Миләүшә кайнанасына шулай дип дәшә иде) Син ни сөйлисең? Бу теләкләрең миңамы, әллә улыңамы. Соң минем ирем – ул синең балаң була түгелме соң, – дип кабатлап сорады. – Син мине газапларга салыр өчен, улыңның вакытлы-вакытсыз гүргә керүен телисеңме әллә?
Әлбәттә, бу сорауларны кайнана ишетмәде. Ул инде тирән йокыга китте. Миләүшә җыештырасын җыештырып бетерде дә, Әхнәф янына чыгып утырды. Икесе дә юл буе бер сүз дәшмәделәр. Күңелдә әйтеп бетергесез авыр хисләр тартышты.
Изге Рамазан ае тәмамланды. Тирә-якта бәйрәм рухы хөкем сөрде. Барлык булганнарны онытып, Әхнәф белән Миләүшә тагын ирнең туган йортына хәл белергә дип җыендылар. Кибетләрдән иң тәмле, иң йомшак ризыкларны җыйдылар.
Ай буе ураза тоткан Рәсимә карчык бераз тартылыбрак киткән. Гөр-гөр килеп оныкларын, улы Әхнәфне кочып алды. Киленгә дә, башы белән генә, “уз әйдә” дигән сыман ым какты.
Күрешкәндә дә, чәй табыны артында да узган хәлләрне искә төшерүче булмады. Рәсимә карчыкны алыштырып куйганнармы? Изге, матур теләкләр әйтеп, бөтен белгәннәрен укып, догалар кылды. Оныкларына гомер теләп, башларыннан сыйпады. “Эх, шайтан сулары белән дус булмаса, нинди яхшы бит син, әнкәй! Ничек соң сине туры юлларга бастырыйк икән”, дигән уйлар бимазалады Миләүшәне.
– Менә шулай, мин теләкләр телим, ә алар кабул булмый никтер? Инде төннәр буе укып-укып, ялварып сорыйм, ник соң теләкләрем бер дә кабул булмый икән?
Сорау һавада эленеп калды. Инде олыгаеп барган кайнана ихластан теләгән теләкләр генә кабул булганын вакытында аңласа иде. Шуларны уйлый-уйлый, Миләүшә тәрәз төбенә яшереп куелган пар рюмканы һәм бер тәлинкәгә киселгән тозлы кыярларны чүп чиләген илтеп салды.
Фото: /pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев