Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

Мизгел эчендәге уйлар

Кеше тормышында төрле вакыйгалар була. Кайвакыт бер мизгел, бер секунд эчендә генә дә бөтен тормыш күз алдыннан үтә.

Без утырган автобус юл читенә төшеп ике тапкыр әйләнде дә, кире килгән якка таба карап, тәгәрмәчләренә утырды. Салондагы ун-унбиш пассажирның җан өзгеч “ах” дигән авазы гына ишетелде. Чылтырап пыяла коелган тавышлар... Ә минем күз алдыннан әнинең “кызым тотын!” дигән сүзләре аша шундый уйлар йөгереп үтте: без әни белән икәүләп үлсәк, әти нишләр? Миннән соң туган өч сеңлем һәм бер энемне кем карар? Сыйныфта мин утыра торган парта да бушмы? Быел гына алган мәктәп формасын бер дә киеп карамадым бит әле мин...Җиденче сыйныфка барып булмас микән? Эх! Мәктәпне тәмамлагач, укытучы булып эшләрмен дигән идем...Менә башыма нидер килеп бәрелде, борын тирәсен авырттырып, өске як иренемне нидер тырмап үтте... Бу авариядән соң гарипләнеп яки битем танымаслык булып калса? Тынлык. Пыяла чылтырап ватылган һәм калай-тимер бәрелгән тавышлар тынды.

Мин нишләп чирәм өстендә соң? Миңа кемдер эндәшә, әмма мин аның иреннәре генә кыймылдаганын күрәм. Без автобуска әни белән бергә утырдык бугай? Ул кая соң! Әллә чынлап та... Юк моннан соң ничек яшәрбез? Күзләремә яшь тыгылды. Әнә, әнием үзе дә аксый-аксый мине эзләп йөри түгелме? Рәхмәт, Ходаем! Гомеребезне саклап калдың, әтине тол, гаиләбезне ятим итмәдең!

Индира Сәйфуллина

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев