Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

Мәхәббәт төсен җуямы?

Зәлинә хәлсезләнеп урындыкка барып утырды. 25 елдан артык ире Азат белән гомер иткән өенә тагын бер тапкыр күз йөртеп чыкты. Һәр әйбер үз урынында, чисталык һәм пөхтәлек хөкем сөрә. Ни җитмәде инде сиңа дип үзалдына кабатлады да, үксеп һәм гарьләнеп елап җибәрде ул.

Зәлинә белән Азат очраклы рәвештә, автобус тукталышында таныштылар. Икесе дә студентлар, әти-әниләре еракта. Бар булган байлык – авылдан алып килгән кием-салым тутырылган зур булмаган юл сумкасы. Менә шулай тормыш башлады алар. Бергә яши башлагач тулай торактан уртак бүлмәләре булды, тырышып укып дипломлы һәм эшле булдылар. Азат белән Зәлинәнең икесен дә уртак хыяллар берләштерде, тормышның уртак дилбегәсен алар бергәләп тотып тартырга өйрәнделәр. Азат тырышлыгы белән шәһәр читендә җир алуга ирештеләр, аннары әкренләп кенә зур булмаган йорт салып керделәр. Гаиләләрен тулыландырып бер-бер артлы уллары һәм кызлары туды. Азат та, Зәлинә дә бер минут та кул кушырып утырмадылар, Зәлинә декрет ялында булуга карамастан, читтән торып эшен дәвам итте, өстәмә рәвештә тегү эшләре белән дә шөгыльләнде. Кыскасы, алар уртача муллыкта, матур итеп яшәргә тырыштылар. Зәлинә эшендә дә, гаиләсендә дә өлгерергә омтылып һәрвакыт ашыкты да ашыкты. Өй тәртиптә булсын, бакча- ишегалды гөл кебек, табын тулып торсын, балалар караулы булсын...шулай итеп тавык та чүпләп бетерә алмаслык эшләрнең күбесе аның җилкәсендә булды. Дөрес, Азат та ярдәм итте, әмма гаиләдәге мәшәкать барыбер күбрәк хатын-кыз җилкәсендә шул. Балалар үсеп буйга җитеп, үз тормышларын корды, шул арада Азат та Зәлинәдән читләшеп бетте. Һәм менә бердән-бер көнне ул киемнәрен җыйды да, яшь хатынга чыгып китте. Зәлинә шул минутларда гына үзенең яшьлек дусты Альбинаның сүзләрен исенә төшерде: ир-атка аңа синең чиста-пөхтә җыештырган өең дә, матур һәм зывыклы өй җиһазларың, син башкарган вак-төяк эшләрең дә кирәкми, болар барысы да икенче урында. Аңа мәхәббәт кирәк! Мәхәббәтне яңартып, дәрт өстәп тормасаң, ул төсен җуя.
Чынлап та бит, Зәлинә әй тырышты, әй тырмашты, бөтен җирне чистартты, юды, Азатның да, балаларның өстен-башын карап, матур итеп йөртергә тырышты, ә нәтиҗәдә ни булды инде? Азатка хатын-кыз җитмәгәнме? 
Ни булса, шул булыр, дип уйлады ул. Мин башкача булдыра алмыйм, әмма аны беркайчан да кичермәячәкмен. 
 

Фото: фрипик,ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев