Кыйблаларым буталды
Алия улын ире Владимирдан йолкып диярлек алды да, өеннән чыгып чапты. Аңа соңарырга ярамый. Ул болай да бик күп хаталар ясады.
Алияләр яшәгән йорт мәчеткә ерак та түгел. Ә Алиянең анда инде аяк атламаганына да озак вакытлар үтеп киткән. Үзен, динен, телен һәм милләтен саткан хатын гөнаһларын ярлыкауны сорап изге йортка таба күкрәгенә газиз баласын кыскан килеш йөгерә иде.
– Ашыгырга кирәк! Соңларга ярамый! Болай да ялгыш сукмаклардан күп йөрдем мин, – дип бер туктаусыз кабатлый иде ул. – Улым, балам минем, сәламәтләнер өчен безгә бер генә юл кирәк. Ул юл менә! Изге мәчет юлы. Коля... Юк, улын моннан соң беркайчан да әлеге исем белән атамас ул. Коля түгел, Камил булсын, Галим булсын...
Алия Владимир белән очраклы рәвештә кибеттә танышты. Ул вакытлы эшләр белән алар яшәгән районга килгән иде. Кибеттә чират торган егет артына килеп баскан Алия чибәр егет дип уйлады, ә Владимир инде кызны кибеткә кергәннән бирле күзәтеп торды. Беренче, икенче күрешү дә кибеттә булды. Аннан кыз белән егет сүз алышып, үзләре дә уйламаганда сөйләшеп тә киттеләр. Алиягә Владимир белән аралашу шундый рәхәт иде. Алия сизә, егет тә чын күңеле белән ачылып сөйләшә.
Алиянең өч ел буе йөргән Рамиле дә арткы планга күчте. Рамил ни генә эшләсә дә, Алиягә ошамады. Соңгы күрешүләрендә Алия башка егетне ошатуын әйтте.
– Алия, ныклап уйладыңмы икән, – диде Рамил язмышындагы борылышны авыр булса да кабул итеп. – Ул бит башка милләттән. Ничек кенә яратсаң да, сез икегез ике дин кешесе бит. Иртәме-соңмы, син үкенәчәксең. Күз алдыңа китер, син мәчеткә, ә ул чиркәүгә. Икегездә ике юл. Алия, әле соң түгел, син әле ике юл чатында. Аның берсе – бәхетсезлеккә таба.
– Анысын үзебез хәл итәрбез. Минем өчен борчылма. Кирәк булса, мин Владимир артыннан, һәм без бер юлда булабыз, – дип җаваплады Алия.
Чынлап та, Алия башта кызык өчен генә, егетенә ияреп чиркәүгә барды. Икенче баруы – аларның язылышкан көне булды, аннары уллары тугач. Алия үзенең барлык туганнарына каршы килеп, улын чиркәүгә илтеп чукындырып кайтты. Болай да елак бала шул көннән соң тагын да тынгысызрак була башлады. Алиянең ире белән кайнанасы аны бала карый белмәүдә гаепләп тордылар. Кечкенә бала елый-елый да тыны беткән кебек кинәт туктап кала. Берничә тапкыр шулай кабатлангач, Алия бу хакта Владимирга да әйтте. Тик иренең бик исе китмәде. Кайнанасы чиркәүдән алып кайткан суны эчереп, шуның белән юындырырга киңәш бирде. Алия шулай эшләде. Балалар табибына баргач та, әллә ни начар диагноз әйтүче булмады. Башта әллә эпилепсия өянәгеме дип куркытканнар иде. Шулай да Алия төннәрен йокы күрмәде. Улы гел елый, бала еламаса да, Алия аның өянәкләре булмасын дип куркып саклап ята, күзенә йокы әсәре керми. Шулай яши торгач, Алия бик арыды. Елак бала, начар ашады, вакытында йокламады, яшьтәшләре тәпи киткәндә дә йөреп китәргә ашыкмады.
Алия ире эштән кайтуга һәрвакыттагыча ашарына әзерләде, ә үзе кечкенә Николайны алып якындагы паркка чыгып китте. Бераз йөргәч, утыргычка килеп утырды. Алия янына үзе кебек үк бер кечкенә балалы хатын-кыз килеп утырды. Таныш булмасалар да саф татарча итеп Алиягә сәлам бирде, үзен Гүзәл дип таныштырды. Ул башына килешле итеп матур яулык япкан, озын итәкле күлмәктән. Алия әлеге яшь әнигә сокланып карап, аның һәр хәрәкәтен тыныч кына күзәтеп утырды. Чөнки бу вакытта аның Колясы йоклап киткән иде.
Яшь әни кеше коляскада утырган кечкенә кызчыгына “бисмилла”сын әйтеп шешәдәге суны эчерде. “Бәхетле, тәүфыйклы бул, балам” дигән сүзләр белән башыннан, маңгаеннан йомшак кына кагылып үтте. Су эчеп туйган бала, “әппәр” итеп битен сыпырып куйгандай итте дә, суны кире әнисенә сузды. Әле юньләп тә сөйләшә белмәгән сабый йөрисе килүен белдереп, аякларын селкетә башлады. Шулвакыт әни кеше коляска астына җайлап кына куйган йомшак сандалиларны алды. “Бисмилла”сын әйтеп баласының башта уң аягына, аннары сул аягына кидерде дә кызын аягына бастырды. Сабый җайлап кына йөреп китте. Алия әни кешегә дә, сабыйга сокланып та, кызыгып та утырды.
Таныш булмаган яшь ана бер Алиягә, бер аның кулындагы йокымсырап, әмма тынычсыз яткан баласына карады.
– Балагыз тыныч йокламый бугай, аны нәрсәдер борчый бугай. Балаларым тынычсызлана башласа, мин аларны мәчеткә алып барам. Хәзрәтнең шифалы догалары, киңәшләре бик ярдәм итә безгә, – әйеме кызым, дип баласын кочаклап алды ул. – Инде биш яшьлек улым әтисенә ияреп җомга намазларына үзе бара хәзер. Өебездә Коръән ашлары, дини бәйрәмнәрне көтеп алабыз. Кызым белән тәмле ризыклар әзерләп, мәчеттән кайтуларын көтәбез.
Шулай сөйләнә-сөйләнә ул кечкенә кызчыгын коляскасына утыртып куйды. Алия бу мизгелдә уйларына бирелгән хәлдә тыңлап утырды, әңгәмәдәшенә җавап кайтарасы килсә дә, авызын ачып сүз әйтә алмады. Әйтерсең лә аның телен аңкавына ябыштырып куйдылар. Шулай да зәгыйфь кенә тавыш белән рәхмәт әйтеп, башын какты, елмаерга тырышты. Шулчак йоклаган җиреннән Колясы кинәт елап җибәрде. Алия берничек тә улын тынычландыра алмады.
– Шулай да, улыгыз белән мәчеткә барып килергә киңәш итәм, – дип әңгәмәдәше китәргә җыенды. Чөнки илереп елаган балага аның да кызчыгы кушылып еларга җитеште.
Алия көч-хәл белән Колясын тынычландырды. Төнлә баласы гына түгел, үзе дә саташып чыкты. Төшендә ул баласын тоткан килеш бер ярдан икенче ярга йөгерде дә, йөгерде. Хәле бетте, тыны кысылды. Ниндидер ят тавышлар аңа кыйбласы буталуы хакында әйтеп искәртеп куйдылар. Иртәнге якта азан әйткән тавышка уянып китте. Әйтерсең лә, аның тәне буйлап рәхәтлек йөгерде.
Алия көндезге вак-төяк эшләрне караштыргалап йөрде, өйне җыештырып куйды. Шул арада үзенең башка милләт кешесенә тормышка чыгып, бәхетле булмавын, үз динен сатканлыгын уйлап эче пошты. Кыз чагында хыялланган матур гаилә тормышын тоймады да кебек ул. Бик мөлаем, игътибарлы булып күренгән рус егете туйдан соң ук кырыс холыклы, аз сүзле иргә әверелде. Бала туып та, никтер артык сөенмәде кебек ире. Алия аңа ярарга тырышып, кәефен кырмас өчен гел ул әйткәнчә эшләргә күнекте. Алиянең үз фикере, карашы, омтылышы юкка чыкты.
Шулай эшләрен бетереп йөргән арада Алия тагын азан тавышы яңгыраганын ишетте. Күңеле тулды, эчендә ниндидер моң һәм үкенеч барлыкка килде.
Улын ире Владимирдан йолкып диярлек алды да, мәчеткә илтүче юлдан йөгерде. Аңа соңарырга ярамый. Ул болай да бик күп хаталар ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев