Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

Ике туган җир бүлә

“Әминә апа, Өлкәннәр көне белән котлыйм, бүген бәйрәм бит, – дип исәнләштем Әминә апа белән. Ул көн саен эшкә барганда яки кайтканда минем каршыма очрый.

– Әй, өлкән дисәң дә инде... өлкәнәясе дә килми бит әле. 70 кенә бит, – дип, саран гына елмаеп куйды ул. – Апаем, сиңа сөйлим әле, менә Өлкәннәр көне дисең. Өлкән булсак та, һаман акыл кермәгән бугай әле.
Сизеп торам, Әминә апаның миңа нидер сөйлисе килә, аны нидер борчый кебек. Шуңа күрә аның яныннан китәргә ашыкмыйм. Әйдә, сөйләсен әле.
Әминә апаның бертуган сеңлесе дә бар икән. Тик ике бөртек кенә булсалар да, ул аның белән аралашмый. 
– Безгә хәзер әллә ни дә кирәкми кебек. Беләсеңме, ник аралашмыйбыз, дөресен әйтәм, җир бүләбез һаман, җир җитми, Әти-әниебез нигезе урынын бүләбез, – ди Әминә апа.
Авыр булып китте. Әминә апаны тыңлавы авыр. Инде өлкәнәю ягына атлаган ике бертуган апа-сеңелнең җир бүлешүе, аралашмаулары, туган нигез өчен тарткалашуларына аларның әти-әниләренең дә рухы тыныч түгелдер, дип уйлап куйдым. 
– Апаем, менә уйла әле, ярый, минем торырга өч бүлмәле фатирым бар. Балалар үстердем, алар миндә өчәү, – ди Әминә апа. – Бүген инде ун оныгым бар. Ә сеңлемнең нәрсәсе бар. Гомере буе кияүгә чыкмады, бала да тапмады. Әти-әни янында әзергә-бәзер яшәде. Минем балалар белән күңелен юатты. Әниләр исән чагында минем ирем белән олы улым шул нигездә мунча яңарттылар, өйгә кушып, зур аш бүлмәсе бетердек. Ярый инде, шул өйнең рәхәтлекләрен әти-әни күрде. Шулай итеп, алардан соң бөтен дөньяга сеңлем хуҗа булып калды да. Соң аның бер кешесе дә юк, шул зур дөньяны берүзе биләп ята. Без анда бәрәңге чәчә идек, хәзер бакчаны да үзенә генә калдырды. Ярый әле иремнең әти-әнисе нигезе бар. Бәрәңгене анда да чәчә идек. Менә шуңа талаштык, җир бүлешәбез. Ник әле мин аны аңа гына калдырыйм ди, мин дә шунда туып-үстем бит. Әле бүлешеп йөрмәс тә идем, бер үзбәкне йортка керткән. Картайгач булса да ир бәхете тоеп калыйм дигәндер инде. Апаем, ул үзбәге аның бит берүзе генә дә түгел, туганнары килеп йөри ди хәзер. Безнең әти-әни нигезе тулысы белән аларга калыр кебек. Судлашып йөрисем килми, гайрәтем чикте, аралашасым да килми үзе белән. 
Бүген бәйрәм, ник юлыма очрадың инде, Әминә апа? Өлкәннәр бит сабырлык, дуслык, туганлык үрнәге булырга тиеш. 

Фото: фрипик.ру
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев