Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

Бияләй

Күңелдә калган хатирәләрне язып үтмәкче булдык

Кышкы каникул. Гадәттәгечә, 13-14 яшьлек урам малайлары җыелабыз да, авыл башындагы тауга чана, чаңгы шуарга китәбез. Ул көнне дә урам башында малайлар җыела башлагач, минем дә алардан калышасы килмичә, төпләгән киез итекләремне тиз генә мич башыннан эләктереп кидем, абыйлардан калган иске бишмәтемне элдем дә, кичтән торбага кибәргә куелган әтәйнең (бездә әтине шулай әйтәләр иде) бияләйләрен алдым да чыгып чаптым.

 Күпме уйнаганбыздыр, хәтерләмим, бу юлы да үзебез кара тиргә батып, бөтен өс-баш катып-туңып беткәнче рәхәтләнеп тау шудык. Өйгә кайтып ишекне ачуым булды, бераз “салып” алган әтәй киерелеп йодрык белән битемә китереп сукты... Моңа кадәр беркайчан да кул күтәрмәгән әтәйнең болай эшләве минем өчен бөтенләй көтелмәгән ташлану кебек тоелды. Мин нәрсә өчен икәнен дә аңламый калдым. Күз алдым караңгыланып китте, борыннан җылы кан акканын гына хәтерлим. Инәйнең “Ник соң әтәңнең бияләйләрен кидең?” дигән соравын гына ишеттем. Моннан соң күп еллар узды. Инде әтәй дә күптән гүр иясе. Ә шул вакыттагы бияләй өчен рәнҗетүе күңелемнән китми. Шулай сугуы белән нәрсә аңлатырга теләде икән? Ник йодрыгын эшкә җиккәнче башкача аңлатмады икән? Бу хакта үскәч тә беркайчан сүз кузгатмадым мин, тик шул вакытта үземнең балаларым булса, беркайчан да аларга кул күтәрмәячәкмен дип сүз бирдем. Аллага шөкер, ике улым бар. Берсенә унҗиде, икенчесенә җиде яшь. Аларга минем беркайчан да кул күтәргәнем юк. Балаларыма карыйм да, кешедә ни кадәр ачу булса да, үз балаңа ничек итеп кул күтәрмәк кирәк икән дип кабат уйлап куям.

Индира САЙФУЛЛИНА

Фото: yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев