Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

“Аю” Әхмәтҗан

Авылларда кешеләргә кушаматлар тагып сөйләшү гадәти хәл. Бер нәселгә кушамат тагылса, хәтта ул буыннан буыннарга да күчә килгән. Бер төрле яңгырашлы исемнәрдә буталмас өчен авыл халкын сөйләм телендәге кушаматлар “коткарган”.

Баулы районының Исергәп авылы кешеләре кушаматларга аеруча да бай булган. Һәрвакыт төртмә телле, чая һәм шук халкы һәр кешегә кушамат тагу җаен уйлап табып торганнар. Бер кушаматның матур тарихын безгә баулылы Заһит Хәбибуллин бәян итте.

– Элекке вакытларда көрәшчеләрне кадерләп, саклап кына авыллар буенча ярыштырып йөртә торган булалар. Исергәп авылында да Гали бай булган. Аның Әхмәтҗан исемле бик көчле көрәшчесе була. Ул сарай эчендә салам җәеп, шунда спорт белән шөгыльләнә торган була. Гади зур бүрәнәләрне күтәрә, гантельләр урынына ком салган бер - ике потлы капчыкларны күтәрә. Шулай итеп беләгенә көч туплый.  Ул чакларда Баулы волосте Бөгелмә өязе чикләре белән исәпләнә. Кызылъярдан алып, Оренбург якларына кадәр Әхмәтҗан батырның даны таралган, һәрвакыт беренчелекне бирми. Абдуллино якларында көрәшеп тә җиңүче исемен ала. Батырга дигән чиккән сөлге, бүләк тә Әхмәтҗанга була. Абдуллино бае да Әхмәтҗан батырны бик ошата. Аның көрәш алымнары, үз-үзен тотышы, аз сүзлеге, тыйнаклыгы башкалардан аерылып тора торган була. Әлеге бай Әхмәтҗанга зур бүләкләр ышандырып көрәшкә өйрәтелгән аю белән көч сынашырга тәкъдим итә. Әхмәтҗан батыр риза була. Чөнки бай ышандырган бүләк ике олау. Аның берсендә ризык, икенчесендә тукыма һәм кием-салымнар. Әхмәтҗан үзе өчен түгел, авылдашларын шатландыру, шул әйберләрне алып кайтып тарату ниятеннән, аю белән көрәшергә ризалыгын белдерә.  Әхмәтҗан батырның аю белән көрәше берничә сәгать дәвам итә. Бик газаплар, каты яраланулар белән булса да, аюны җиңүгә ирешә. Шулай итеп, бай аңа ышандырган бүләкләрне төяп, Әхмәтҗанны озатып кала. Авыл халкы Әхмәтҗан батырның аю белән көрәшеп тә, җиңеп чыкканлыгын ишеткәч, аңа “аю” Әхмәтҗаны дигән кушамат тагып куя.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев