Бүген Татар Кандызы мәктәбендә ике бәйрәм берләште: 1 сентябрь – Белем көне һәм капиталь төзекләндерүдән соң мәктәп ачылышы. Чарада Дәүләт советы депутаты Рәгать Хөсәенов, район башлыгы Ильяс Гозәеров, авыл җирлеге башлыгы Мәхмүт Насыйбуллин чакырылган иде. Тантаналы линейкага кадәр килгән кунаклар ремонт нәтиҗәләре белән танышып, канәгать калды. Бина буенча аларны мәктәп директоры Илшат Хәлиуллин озатып йөрде.
“Мәктәп мәгариф системаларын модернизацияләү” программасы – Россия Федерациясенең “Мәгарифне үстерү” дәүләт программасы кысаларындагы масштаблы проект. Әлеге проект кысаларында Татар Кандызы мәктәбе капиталь төзекләндерүдән соң үз ишекләрен ачты. Программа нигезендә мәктәп бина норматив техник хәлгә китерелгән, заманча җиһазланган һәм укыту өчен уңайлы, имин мохит булдырылган. Бүгенге көндә мәктәптә барлыгы 25 укучы белем ала. Мәктәп бинасына урнашкан балалар бакчасына 8 бала йөри. Кунаклар данлыклы “Икмәк” музеенда тукталды. Анда зур булмаган экскурсия оештырылды.
Чараның тантаналы өлеше укучылар чыгышы белән актлар залында үтте. Белем көне хикмәтләре әкият геройлары белән дә үрелеп барды, аларга җитәкчеләрнең һәм укытучыларның теләк-котлаулары кушылды.
– Мәктәпкә тулаем капиталь ремонт уздырылды. Барлык җылылык челтәре, электр челтәре – утлар алыштырылды. Идәннәргә генә карагыз – барысы да ялтырап тора. Бөтен җир тип-тигез, матур итеп стеналар эшләнгән, буялган. Өр-яңа мәктәпкә әйләнде безнең мәктәп, – диде мәктәп директоры Илшат Хәлиуллин. Ул үз чыгышына дәүләт җитәкчелегенә, район башлыгына шәхсән рәхмәтен җиткерде.
Укучыларны белем көне уңаеннан Дәүләт советы депутаты Рәгать Хөсәенов, район башлыгы Ильяс Гозәеров тәбрик иттеләр. Район башлыгы мәктәп бинасында башкарылган капиталь төзекләндерүгә үз фикерләрен җиткерде, дәүләт программаларын тормышка ашыруга ярдәм иткән республика җитәкчелегенә шәхсән рәхмәтен әйтте.
– Районыбыз, шәһәр яңара, сез моны күрәсез. Барлык программалар тулы көченә эшли, – дип сөйләде үз чыгышында Ильяс Гозәеров. – Шунысы игътибарга лаек, республикадагы белем алучы бала санына карамастан, кечкенә мәктәпләрне саклап калу өстендә зур эш башкарыла.
Мәктәптә узган белем көнендә ел саен ветеран укытучылар – кадерле кунаклар. Бүген алар арасында Гөлшат Фәррахова да бар. Ул 42 ел дәвамында тарих, җәмгыять белеме фәннәрен укыткан, шуның 27 елын завуч, шул ук вакытта пионер вожатая булып эшләгән.
– Бөтен көчне балаларны тәрбияләүгә, хезмәт тәрбиясенә бирергә көч куйдык, ул вакытта политика шундый иде, кырдан кайтып кермәдек балалар белән, әбиләргә, бабайларга ярдәм иттек. Мәктәп һәрвакыт шундый ярдәмче көч булды, – ди ветеран укытучы. – Мәктәп өчен сөенеп бетә алмыйбыз. Владимир Владимировичка, Рөстәм Нургалиевичка, бөтен дәүләт җитәкчеләренә рәхмәт. Шушы авыр вакытта да бер социаль программаны да, халыкка социаль ярдәмне дә, СВОдагыларга да күп төрле ярдәм күрсәтәләр. Мин шуларга карап, тарихчы буларак, бөтен яңалыкларны карап утырам, сөенәм. Рәхмәт җитәкчеләргә, мәктәбебез танымаслык булып үзгәргән.
Тантаналы чара азагында укучыларны беренче дәрескә чакырып кыңгырау яңгырады.
Мәктәп бинасы яңаруга, яңа җиһазлар белән баетылуга аеруча укучылар шат. Алар фикеренчә, бу яхшы укуга иң яхшы стимул.
– Мин быел 9 класска килдем. Мәктәп бик үзгәрде, матурайды, – ди Айзат Сәмигуллин. – Без дә булыштык Илшат абыйга, яңа мебельләрне кертеп, искеләрен чыгарып. Ул рәхмәтләр әйтте. Мәктәпне ясадылар, матурайттылар. Мин бик шат.
– Безгә технология – труд дәресе дә керә башлаячак. Ул класска яңа җиһазлар кайтты, – ди 9 сыйныф укучысы Айсылу Нигмаева. – Бөтен әйбер яңа, матур. Шуларны саклап кына, укырга, эшләргә өйрәнергә кирәк.
Бәйрәм линейкасыннан соң да кунаклар спорт залын, мәктәп коридорларын озак кына карап, төзекләндерү эшенә уңай бәя бирделәр.
Нет комментариев