Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Исергәптә ат ярышларын мотоблоклар алыштырды

Авылларда Сабантуйлар милли гореф-гадәтләрне саклап, борынгыдан килгән уеннар белән үтә. Бүген Баулы районы Исергәп авылында булган Сабан туе шул хакта сөйли. Әлбәттә,заманага яраклашып, яңалыклар да юк түгел.

Сабантуе башланыр алдыннан ук бәйрәм буласы мәйданга яшьләр,бала-чага җыелды. Алар һәрберсе күңелле уеннар башланганын түземсезлек белән көтте.  Милли бәйрәмгә җыелган халыкны авыл җирлеге башлыгы Айдар Әгълиуллин һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров тәбрикләп үтте. Бәйрәмне дәртле биюләр,моңлы җырлар ачты.
Үзәк мәйданда капчык киеп йөгерү, гер күтәрү, бүрәнәдә йөреп әтәч алу, кузне бәйләп бүләк кисү, билбаулы көрәш кебек уеннар гөрләде. Мәйданда барган тамашаны өлкәннәр үз яшьлекләрен искә алып күзәттеләр.
“Исергәпләр гомер буе ат ярышларында да, көрәштә дә сынатмый торган халык, – ди Суфьян абый Нәгыймов. –Тик ат ярышларының булмавы ган бераз моңсурак инде. Без бит ат ярышы карап үскән буын. Сабан туе шуның белән күңелле була топрган иде. Шулай да җаен тапканнар (көлә) быел мотоблоклар ярышасы икән.”
“Сабан туе яшьләр, балалар өчен зур бәйрәм инде, – дип үз фикере белән уртаклашты Мөнәфис Канипов. – Мин үзем бәйрәмгә дусларымны, сыйныфташларымны, күптән күрмәгән авылдашларымны күрергә дип килдем. Минем өчен очрашу көне бүген.”
“Сабантуе – безнең яраткан бәйрәм инде, – ди Зәрия Хәбипова. – Ул – яшьләр бәйрәме, яшьлек бәйрәме. Төрле уеннарда катнашып кешеләр үзләренең җитезлеген, батырлыгын күрсәтә. Бик матур, бик күңелле.”
Быел Исергәп Сабан туенда башка еллардан аермалы буларак, ат чабышлары булмады. Шулай да беркемгә дә моңсуланып, күңелсезләнергә урын калмады. Ат чабышларын мотоблокчылар ярышы алыштырды.
–Мотоблокчылар да ат иярләгән егетләрдән ким түгел, – ди ярышларның төп хөкемдары Рөстәм Сәләхов. – Бүген мотоблокчылар ярышында алты кеше катнаша. Бер дә күңелсез түгел. Шул ярышны карар өчен ярты мәйдан бу тирәгә килде. Тамашачыларның кызыксынып күзәтүе, көч биреп торулары – әлеге ярышның халыкка кирәклеген әйтеп тора. Артык сүз кирәкми дә. 
Ул арада балалар, яшьләр һәм өлкәннәр арасында билбаулы көрәш барды. Абсолют батыр исемен исергәпле Илшат Юсупов алды. Көрәшчеләрнең төп бүләге – тәкә аның иңенә салынды.
Быел Исергәпләргә җырчы Диләрә Илалетдинова бәйрәм кәефе бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Славатруду #Бавлыинформ