Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулы тамашачысын сөендерделәр

    “Шәһәрнең мәдәни мохите” програмасы кысаларында узган чаралар матур традициягә әверелде. Һәр атнаның чәршәмбе көнендә баулылар үзәк мәйданда эстрада артистлары катнашында зур концерт карыйлар. Бу атна да искәрмә түгел, бу юлы якташыбыз автор-башкаручы, баянчы Нияз Сафиуллин чыгыш ясады.

    Көн яңгырлы булуга карамастан, үзәк мәйданда концерт карарга байтак кеше килде. Артистлар үзләре дә сынатмады. Мәдәни мохит программасы Владимир Калашников җитәкчелегендәге халык тынлы уен кораллары оркестры белән башланып китте.

    - Матур, җылы һәм якты концертлар залында чыгыш ясау – бер хәл, ә менә бүген яңгыр астында җырлап тору минем өчен икеләтә бәхет, – диде Нияз Сафиуллин бераз шаяртып. Салкында өшеп басып тормасыннар өчен барлык тамашачыларны биергә өндәп, сеңлесе Гөлназ сүзләренә үзе иҗат иткән иң дәртле җырларын бүләк итте ул. Алар арасында халык яратып өлгергән “Юллар”, “Туганым”, “Җәйге авыл” кебек җырларын тамашачы аеруча җылы кабул итте. Шулай ук яшь җырчы Илүзә Вәлиуллова чыгышын да баулылар үз иттеләр.

    - Көн нинди булуга карамастан, мин атна саен, оныкларымны ияртеп, концерт карарга киләм, – дип сөйләде безгә Нина Куличкова. – Бүген һава торышы бик сөендерми, узган атнада да зонтиклар тотып утырган идек. Җыр тыңларга яңгыр комачау итми ул.

    Шәһәрдәше фикерен Сиринә Закирова да дәвам итте. Ул да, шәһәр халкына ял итү өчен яхшы программа уйланылганын әйтеп, оештыручы җитәкчеләргә рәхмәтен җиткерде.

    - Узган ел да рәхәтләнеп атна саен концерт карадык, – диде ул.– Нинди артист килсә дә, концерт карарга сөенеп киләбез. “Шәһәрнең мәдәни мохите” программасы эшли башлагач, безнең гаиләдә дә бер матур традиция барлыкка килде бит – без туганнар, дуслар белән биредә очраша башладык. Бик күңелле, бик рәхәт. Тормыш мәшәкатьләрен читкә куеп, туган-тумача, танышлар белән рәхәтләнеп аралашабыз, концерт карыйбыз. Бу программа озак еллар дәвам итсен иде.

     

    Индира СӘЙФУЛЛИНА фотосурәтләре

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: