Хәния Фәрхине алкышларга  күмеп озатканнар
Җәмгыять

Хәния Фәрхине алкышларга күмеп озатканнар

Талантлы җырчы Хәния Фәрхинең вафаты турындагы хәбәр аның тамашачысы тарафыннан аяз күктә яшен яшнәведәй кабул ителде.

28 июльдә Хания ханымны якын күргән тамашачылары, якташлары, якыннары Тәтешле район мәдәният сараена юл тотты. Фойеда мәрхүмәне күреп хушлашырга теләгәннәр билгеләнгән сәгатьтән күпкә иртәрәк килделәр. Бирегә җырчының якташлары Тәтешле районы халкыннан тыш башка төбәкләрдән дә халык күп җыелган иде. Хәния Фәрхине гомер иткән шәһәре - Казанда җирләргә карар иткәннәр.

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи белән хушлашу чарасын Тәтешле район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев зур дулкынлану кичереп ачты. Киң билгеле якташы турында якты хатирәләр тәтешлеләр күңелендә мәңге уңалмаячагы турында белдерде җитәкче. Авыр минутларда ярдәм итәргә әзер булганнарга ихлас рәхмәтен җиткерде. Сәхнә йолдызын озатырга килгән Башкортстан Республикасының мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев билгеле җырчының ике республика халкына иҗаты аша хезмәт итүен билгеләде.

Башка төбәк вәкилләре, сәхнәдәш дуслары Айдар Галимов, Радик Юлъякшин, Мирхәт Гайсин, якташы Гөлзәмия Ситдыйкова һәм башкалар милли эстрадада тирән эз калдырган Хәния Фәрхигә бәйле хисләре белән уртаклашты. Үз сәләте белән композитор әсәрләренә иҗади юл ярган җырчыга юксыну сүзен Зифа Нагаева җиткерде. Данлыклы җырчының якыннары исеменнән бертуган сеңелесе Фируза кайгы уртаклашырга килгәннәргә җылы рәхмәт сүзләрен юллады.

Дин әһеле кылган догага мәйдандагылар кушылды. Хәния Фәрхине соңгы юлга озату чарасы бар халыкның дәррәү алкышларына күмелеп тәмамланды. Артист кеше өчен аның иҗатын яратуны белдергән иң кадерле билге бит ул - алкышлар. Йөрәкнең иң нечкә кылларына кагылып Хәния Фәрхи тавышы яңгырады. "Гомерләрне матур җыр итик," - дип моңга кушып юллаган җыр сүзләре белән ул хушлашу мизгелендә һәммәбезгә мөрәҗәгать иткәндәй тоелды.

http://baltach.ru сайтыннан алынды


Нет комментариев