Бәйрәм бүләксез булмый яки Баулы ир-егетләре нинди бүләк көтә?
Җәмгыять

Бәйрәм бүләксез булмый яки Баулы ир-егетләре нинди бүләк көтә?

23нче февраль – Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтәргә дә санаулы гына көннәр калды. Әлеге бәйрәм, әлбәттә, бүләксез узмый. Гүзәл затлар үзләренең якыннарына, сөйгәннәренә бүләк эзләп, кибетләргә чыга башладылар. Ә без, үз чиратыбызда, хатын-кызларга ярдәмгә ашыгабыз. Ир-егетләребез бәйрәмгә нинди бүләк көтә? Аларның үзләрен тыңлап карыйк.

Альберт Сәлахов:

– Гадәттә, 23 февральгә мин зур бүләкләр өмет итмим. Хатын-кыз үзе ни тели, шуны бүләк итә ала, дип уйлыйм. Ә болай, бәйрәм уңаеннан, шәхси гигиена әйберләре бүләк итәләр. Минемчә, шул җитә дә. Иң мөһиме – хатын-кызлардан мәхәббәт һәм наз булсын.

Сирин Сибгатуллин:

– 23 февраль – ул носки инде (көлә).  Күп һәм зур бүләк дигәндә, одеколон һәм кырыну өчен күбек. Ә болай күңел зуррак әйбер көтә.

Алексей Белов:

– Мин бәйрәмнәргә төрле бүләкләр кабул иткәнем бар. Шулай да хатын-кызның үз куллары белән ясап әзерләгән бүләген алырга күңеллерәк инде. Шул иң яхшы бүләк, минемчә.

Раил Низамов:

– Мин бәйрәмгә беркемнән дә бүләк көтмим. Ел саен әни бүләк ясый. Хезмәт хаклары яхшы булса, кирәк әйберне мин үзем дә алам.

Индира Сәйфуллина

Фото:  pixabay.com


Нет комментариев