Баулылы җиләк утырту серләре белән уртаклаша
Җәмгыять

Баулылы җиләк утырту серләре белән уртаклаша

Өч мең төп җиләк, безнең район өчен ят җимеш куаклары һәм агачлар – боларның барысын да Татар Кандызы авылында Гөлназ Гайнетдинова гади бакчасында үстерә. Бүгенге көндә ул бакча җиләге күчереп утырту белән мәшгуль.

Кайсы гына вакыт булмасын, Гөлназ бакчасында. Бу юлы да ул җиләкләр күчереп утырта, бөрлегәннәрен кышкылыкка бәйләп куярга әзерләнеп йөри иде.


– Шушы кечкенә генә участокта без төрле культуралар үстерергә тырышабыз. Нигездә җиләк, бөрлегән, кура җиләге, күк җиләк (голубика) – берничә төп махсус торфлар алып кайтып утырттык. Чикләвекләргә кадәр үсә бездә. Черешня, зелпе куагы (жимолость), ирга...Кышларны яхшы чыга торган шщфталу (персик) утырттык. Шулай әкрен генә ассортиментны арттырабыз, – ди ул. – Әле күптән түгел генә бакча бөрлегәне (ежевика) үстерә башладык. Тросларга бәйләнеп торалар иде, көз җиткәч, ычкындырдык. Көзен кышкылыкка әзерлибез. Әкрен генә яткырып, өстен ябабыз. Салкыннан саклыйбыз. Язын ике-өч метр чамасы калдырып очларын кисәбез һәм яңадан шул торсларга бәйләп куячакбыз. Быел биргән сабакларны кисәбез. Быел гына чыккан сабаклар киләсе елга җиләк бирәчәк. Навахо һәм Трипл Краун сортлары. Алар салкынга чыдый, кышны яхшы үткәрә. Уңышны яхшы бирә.


Бакчада җимеш шаулап үссен, авыруларны булдырмас өчен бакчачы да үз белемен күтәреп торырга тиеш. Чөнки табигать шартлары үзгәрә, яңа сортлы җиләк-җимешләр барлыкка килеп тора.
– Һәрвакыт укыйм, өйрәнәм, хәтта курслар алам, – ди Гөлназ Гайнетдинова. – Болай гына үстереп китеп булмый. Сортлар, технологияләр үзгәрә. 
Иртә яздан якыннарын сөендерү өчен бакчачы ел саен җиләкнең төрле сортларын кышкылыкка теплицага да утыртып калдыра. 


– Язгылыкка уңыш алу өчен, көзен үк утыртып куйдым теплицага. Анда 300 ләп төп бар, – дип аңлатты бакчачы.– Май азакларында, июнь башларында җиләк бирә башлый. Ә ачык җирдә июнь урталарында гына. Иртәрәк җиләк ашыйсы килә. Шуңа теплицага утырта башладык.


Җиләк һәм башка җимешләрнең үсентеләрен дә Гөлназ үзе әзерли. Бакча җиләге төпләрен арттыру өчен дә кулай ысул уйлап тапкан.
– Рассаданы мин үзем утыртам. Үзәк төптән үскән үсенте яки утырту материалы дибез, көчле була. Аның өчен җиләк төбенә яки яннарына стаканчикларга куеп, шунда утыртып үстерәм. Аннары үсеп тамырлангач, үзәк төптән кисеп алам. Утырткач, күп итеп су сибеп куям. Аннан соң тамчылап су сибү системасына тоташтырабыз.

Автор фотосурәте


Нет комментариев