Баулыда яшәүче Наҗия Сәетгәрәй кызы Дәүләтхуҗинага 90 яшь тула. 1936 елның 15 октяберендә Баулыда туа ул. Гади колхозчы гаиләсендә унынчы баланы да сөенеп кулларына ала әти-әнисе.
– Мин туганда әтиемә – 52, әниемә 47 яшь була. Әтием колхозда конюх-завхоз эшләрен башкарган, әнием төрле эшләрдә йөргән. 1941 ел... әниемнең, сугыш башланган, диеп өзгәләнүен, повестка алып кайтканы хәтердә калган.
1944 елда Баулының беренче мәктәбендә укый башлый ул. 1954 елда унынчы классны тәмамлый һәм Госстрах инспекциясендә счетовод булып эшли башлый. Район финанс бүлегендә 1959 елга кадәр хезмәт куя. Аннан Баулының нефть кудыру станциясендә счетовод-кассир, соңрак бухгалтер вазыйфаларын башкара.
– Укырга һәрвакыт теләгем булды, 1968-1970 елларда Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында белем алдым. Ул вакытта гаиләм бар иде, ике балам. Тормыш иптәшемә, кайнанама рәхмәтлемен. Нефтепроводка күчтек, анда эшләдем, ә 1980 елда район элемтә үзәгенә баш хисапчы итеп күчерделәр. 1994 елда пенсиягә чыктым.
Лаеклы ялда да кул кушырып утырмый ул. Элемтә үзәгендә ветераннар советы рәисе булып 13 ел эшли. 2007 елдан башлап, 17 ел район ветераннар советы әгъзасы- бухгалтер була. Эшеннән 87 яшендә генә туктый.
Наҗия апа тормыш иптәше белән өч балага гомер биргәннәр. Бүгенге көндә дүрт оныгы, биш оныкчыгы бар.
– Мин – бәхетле әби, – ди Наҗия апа. – Бөтен оныкларым да югары уку йортлары тәмамладылар, гаилә кордылар, яшәр урыннары, йөрер машиналары бар. Мин аларга шатланып яшим.
Наҗия апа балалары, оныклары турында сөенеп телгә алды һәм үзенең дә балачагыннан тормышның берничә мизгелен хәтерендә яңартты.
– Без үскәндә замана башка иде шул, юклык вакыты. Шулай булса да укучылар мәктәптә дә өлгерергә, колхоз эшләренә дә ярдәм итәргә тиеш иде, – ди Наҗия Сәетгәрәй кызы. – Ничәнче класс булгандыр, хәтерләмим, кышкы үзәкләргә үтәрлек салкын бер көнне классыбыз белән Исергәп юлы белән кар тотарга җибәрделәр. Чанада бер салам юк. Аркылы-торкылы киртә куелган. Өсләребездә киемнәр сәләмә генә, бик юка, аякларда чабата. Шунда өшегәннәребез әле дә хәтердә калды. Эшләргә эш коралы юк, ничек кар тотарга икәнен дә белми идек. Кырга кереп, катканрак карларны аяк белән ватып, бастырып өеп куйган идек. Башлангыч классларда көл, тавык тизәге җыеп, колхоз складына тапшыра идек. Йөкләмә бирәләр, әгәр дә нормаң тулмый икән, икеле куялар иде. Укырга теләк зур иде, дәреслекләр җитми, дәфтәр юк, язар өчен кара юк. Шулай булса да, безнең күңелләребез шат иде.
Наҗия апаның мәктәп елларыннан тагын бер вакыйга исендә калган.
– Яз, пычрак вакыт, – дип сөйли ветеран. – Мәктәпкә барып җитәргә 10-15 метр ара калгандыр, кая басарга белми торам. Шунда бик матур итеп киенгән бер абый мине күтәреп чиста урынга бастырды да ничәнчедә укуым, әти-әниемнең кем булулары белән кызыксынды һәм үзе белән ияртеп алып китте. Эш бүлмәсендә нидер язды. Конвертка салды да, укытучы апаңа бирерсең, диде. Ул райкомпартиясендә эшләүче абый булып чыкты, кызганычка каршы, аның исемен дә белмим. Шуннан соң миңа бер пар ботинка бирделәр. Шулай итеп, 3-4 класста ботинка белән йөрү бәхетенә ирештем мин.
Наҗия Дәүләтхуҗина намуслы хезмәте өчен бик күп мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары, медальләр белән бүләкләнгән.
Нет комментариев