Баулы гимназиясендә чыршы бәйрәмнәре башланды
Җәмгыять

Баулы гимназиясендә чыршы бәйрәмнәре башланды

Иң беренче Чыршы бәйрәме башлангыч сыйныф укучылары өчен оештырылды.

Кемнәр генә юк иде кунаклар һәм катнашучылар арасында: Убырлы карчык, Куянкай, Кыш Бабай белән Кар кызы, Почтальон Печкин, Яңа ел-2017 һәм башка персонажлар.Укучылар һәм килгән кунаклар күңелле ял итеп, яхшы кәеф белән таралыштылар.

Бүген 4нче гимназия укучылары каршында РФ Эчке эшләр министрлыгы Баулы ЮХИДИ бүлекчәсенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге инспекторы Альберт Галимов чыгыш ясады. Ул балаларга Яңа ел бәйрәмнәре һәм кышкы каникуллар вакытында куркынычсызлык техникасы турында сөйләде.


Нет комментариев