Баулы районында тәмле бәйрәм булды
Җәмгыять

Баулы районында тәмле бәйрәм булды

Кызылъяр мәдәният йортында шаулап-гөрләп “Токмач-баттл” V район гастрономия фестивале узды. Быел ул Россия халыклары бердәмлеге елына багышланды.

Токмачлы аш – татар халкының иң киң таралган җылы ризыкларның берсе. Бүген өстәл күп төрле ризыклардан сыгылып торса да, кадерле кунак килгәндә, дини мәҗлес-ашлар үткәргәндә татар халкы табын күрке итеп токмачлы аш чыгара. “Токмач-баттл” гастрономия фестивале татар халкының менә шул аш-су гадәтен саклап калу максатыннан үткәрелә дә инде.

“Токмач-баттл” инде ике ел рәттән районыбызда дус-тату гомер итүче татар, рус, удмурт, чуваш милли-мәдәни үзәкләре вәкилләре катнашында уза.  Быелгы бәйрәмгә “Нечкә билләр” (Татар Кандызы), “Уба кызлары” (Уба), “Мастерицы” (Александровка), “Красотки” (Васькино-Туйралы), “Тыкмась но укмась” (Покров-Урыстамак) командалары килде.

“Районыбызда үткәрелә торган гастрономия фестивальләре халыкара бердәмлекне күрсәтә, чөнки катнашучылар – төрле миләт вәкилләре үз милли костюмнарында чыгыш ясый”, – дип билгеләп үтте жюри рәисе, Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортының мәгълүмат-методика бүлеге мөдире Нурия Ризванова.

Фестиваль алдыннан катнашучылар белән аралашканда өй токмачын барлык милләтләрнең дә яратып әзерләвен белдек.

“Традицион токмач  камырын, гадәттәгечә, йомырка һәм оннан басалар. Кемдер су өсти, кемдер – юк. Ә мин өйдә бу рецепттан бераз читкә китәм: бераз тоз һәм көнбагыш мае өстим. Токмачны да мин элеккечә киптермим, туңдыргычта туңдырып куям”, – дип, токмач басу серләре белән уртаклашты Покров-Урыстамак командасыннан Валентина Бахтиярова.

Татар Кандызыннан Илүзә Сәмигуллина да токмач камырына тоз өсти икән.

“Безнең токмачның үзенчәлеге шунда: камырга су кушмыйбыз. Шуңа күрә безнең камыр сап-сары була, кискән токмачның төсе дә матур”, – ди ул.

Уба кызлары да тәмле токмач серләре белән уртаклаштылар.

“Камырны без йомырка һәм оннан гына ясыйбыз. Беренче баскан токмачымны хәтерлим әле. Әнием бик матур итеп токмач кисә иде. Без аңардан күреп өйрәндек. Без инде җиденче, алтынчы классларда токмач кисә башладык. Аллага шөкер, хәзерге көнгә кадәр кисәм”, – дип уртаклашты “Уба кызлары” командасыннан Нәфисә Шәңгәрәева.

Барлык серләрне белгәннән соң, тамашачылар залына үттек, ул арада фестиваль башланып та китте. Бәйрәмне Илсөяр Дәүләтшина җитәкчелегендәге “Асылташ” хореография коллективы башлап җибәрде. Бәйрәмнең алыштыргысыз алып баручысы Кызылъяр мәдәният йорты директоры Ленир Дәүләтшин булды. Берсеннән-берсе матур җыр-биюләр белән үрелеп барган фестиваль чын мәгънәсендә халыклар дуслыгы бәйрәменә әверелде.

Катнашучыларны һәм кунакларны Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Марсель Даутов һәм район мәдәният йорты директоры Лилия Мифтахетдинова сәламләде.

Катнашучылар, үзләре белән таныштыргач, камыр басу һәм җәю, токмач кисү һәм кунак табыны әзерләү буенча ярыштылар. Сүз уңаеннан, һәр этапта жюри аларның осталыкларын күзәтеп, бәяләп барды. Иң тәмле этап токмачлы ашлардан һәм башка милли ризыклардан авыз итү булды.

“Токмач ул – интернациональ, тылсымлы ризык  һәм ул һәр халыкның үзенчәлекле була, – дип уртаклашты Александровка авылыннан Оксана Хаҗиева.  – Мәсәлән, без шулпаны ике төрле ит белән әзерләдек – тавык һәм сыер итеннән. Токмачлы шулпага үзебезнең серле ингредиентны да өстәдек – сельдерей. Шуңа күрә тәме үзенчәлекле килеп чыкты”.

Дегустациядә жюри әгъзалары һәм тамашачылар катнашты, алар бертавыштан: “Токмач-баттл” – иң тәмле бәйрәм!” – диделәр. Сүз уңаеннан, быелгы бәйгедә җиңүчеләр билгеләнмәде.

“Сез бүген аш-суга осталыгыгызны күрсәтеп кенә калмадыгыз, сез җырлый да, үз милләтегезнең бөтен матурлыгын, милли колоритын җиткерә дә беләсез, – дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга жюри рәисе Нурия Ризванова. – Без барысын да игътибар белән күзәтеп бардык. Җәйгән камырны ничек итеп буй-буй итеп таратып салуыгызга һәм ничек кисә башлавыгызга карап, токмачны өйдә кайсыгызның еш пешерү-пешермәвен аңладык. Ләкин җиңүчеләрне билгеләмәскә булдык, сез барыгыз да җиңүчеләр! Чөнки токмач әзерләгәндә сез безгә һәр милләтнең үз үзенчәлеге барлыгын сөйләдегез,  табынга токмачлы шулпадан тыш барлык милли ризыкларны куйганда, без бик күп кызыклы мәгълүмат белдек, сезгә бик зур рәхмәт”.

Бүләкләү тантанасында Нурия Ризванова Баулы районында яшәве белән горурлануын, безнең районда барлык милләтләрнең дә дус-тату яшәвен, милли бәйрәмнәрне бердәм булып үткәрүләрен билгеләп үтте.

Барлык катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

“Мин “Токмач бәйрәме”нә беренче тапкыр кунак буларак килдем, шаккатып карап тордым, – дип уртаклашты Бөтендөнья татар конгрессының Баулы бүлеге җитәкчесе Йолдыз Шакирова. – Төрле милләт вәкилләре татар токмачын матур итеп кисеп, токмачлы аш пешерделәр. Табынга үзләренең милли ризыкларын да  куйдылар. Бу бит табындагы дуслыкны күрсәтә. Оештыручыларга зур рәхмәт, халыклар дуслыгы яшәсен!”

Фото: Ләйсән Сәетгәрәева


Нет комментариев