Төзү хезмәткәрләре озак еллар дәвамында авыр һәм куркыныч шартларда эшли һәм бу аларга картлык буенча хезмәт пенсиясен вакытыннан алда билгеләү хокукы бирә.
Кемгә рөхсәт ителә?
Пенсияне иртәрәк билгеләү өчен төп шарт – биналарны, корылмаларны һәм башка объектларны төзүдә, реконструкцияләүдә, техник җиһазлауда, реставрацияләүдә һәм ремонтлауда тулы эш көне дәвамында документаль расланган даими мәшгульлек. Һөнәр һәм вазыйфалар:
- прораблар,
- башня краны машинистлары,
- изолировщиклар,
- ташчылар бригадаларында эшләүче ташчылар,
- корыч һәм тимер-бетон конструкцияләр монтажлаучылар, т
- өзелеш һәм монтаж эшләре осталары һәм башкалар керә.
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин билгеләп үтте:
«Авыр хезмәт шартлары булган төзелеш эшләрендә кимендә 12 ел 6 ай эшләгән, гомуми иминият стажлары 25 елдан күбрәк булган ир-атлар 55 яшендә пенсиягә чыгарга мөмкин. Хатын-кызлар өчен бу күрсәткечләр — 10 ел махсус стаж, 20 ел иминият стажы һәм 50 яшьтә пенсиягә чыгу».
Стажның дөрес исәпләнүе өчен нәрсә кирәк?
Төзелештә эшләү чоры махсус стажга язылсын өчен эш бирүче иминият кертемнәренең өстәмә тарифын түләргә, ә эш урынында хезмәт шартларын махсус бәяләү нәтиҗәләре буенча хезмәт шартларының зарарлы яки куркыныч классы расланырга тиеш.
Алдан бәяләү — ике ел калганда
Пенсияне вакытында билгеләү өчен Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге пенсия хокукларын алдан бәяләү буенча әзерлек эшләрне алып бара. Моның өчен лаеклы ялга чыгу датасына кадәр ике ел алдан мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Кирәк булганда, белгечләр булачак пенсионер эшләгән оешмаларга запрослар җибәрә.
Кая мөрәҗәгать итәргә?
Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге хезмәтләре турында тулы мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда — ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграмда — табарга мөмкин.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына шалтыратырга мөмкин. Төбәк линиясе тәүлек буе эшли — 24/7, шалтырату бушлай.
Нет комментариев