Татар Томбарлысы авылы мәчете төзекләндерелә
Татар Томбарлысы авылы мәчете моннан 30 ел элек төзеп, кулланылышка тапшырылган. Шунлыктан, бина төзекләндерү таләп итә. Быел иганәчеләр һәм авыл халкы ярдәме белән иман йортына өлешчә ремонт ясаганнар. Мәчет эшчәнлеген дәвам итә: ир-атлар намазларга йөри, хатын-кызлар өчен дини укулар оештырганнар.
Яшь хәзрәт Илнур Нәгыймуллин тумышы белән Томбарлы авылыннан. Ул мәктәптә укыганда ук мәчеткә йөргән, соңрак намазга баскан, дини гыйлем алган. Төп эшеннән кала мәчеттә укулар да алып бара.
– Казанның “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мәдрәсәсен тәмамлагач, мине Надым шәһәренә практикага җибәрделәр. Анда дүрт ел имам булып эшләдем. Мәдрәсәне тәмамлагач, Россия Ислам университетын тәмамладым. Әлеге ике уку йортын тәмамлап, кире авылга кайтырга булдым, – дип сөйләп үзе белән таныштырды яшь хәзрәт. – Башта балалар белән дә дәресләр алып барган идем, балалар саны кимеде, әле инде хатын-кызларга дәресләр алып барам, тәҗвид фәнен өйрәтәм, намаз тәртибе, фикх, гакыйдә фәннәрен өйрәтәм.
Бүгенге көндә Томбарлыда яшәүче Рәмзия Газизова Себер якларында 40 елдан артык башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән. Соңгы берничә елда мәчет эшләрендә актив катнаша, мәчеттә оештырылган укуларга теләп йөри.
– Уку кыен бирелә, тырышырга, укырга кирәк, истә калдырырга кирәк бөтен әйберне. Тырышмасаң булмый, – ди Рәмзия Газизова. – Укудан кайткач, өстәмә бирелгән өй эшләрен дә эшлибез тырыша-тырыша. Икеле билгесе алмаска, оятка калмаска инде. Икеле куймасалар да, белмәсәң кыен була бит. Шуңа күрә тырышабыз, ятлыйбыз. Тырышсаң укырга була.
– Бу укулар бик кирәк. Олыгайган кешегә бигрәк тә. Мәчеттән укып чыккач, җан рәхәте алып чыгасың, – ди Минзилә Галимова. – Мәчеткә килеп керәсең, утырасың, чыгасы да килми менә, шулкадәр сөенеп белем алырга йөрибез мәчеткә. Илнур хәзрәткә зур рәхмәт. Аңа түземлек телибез. Әле шөкер, мәчетебезне ремонтладылар, Рәмзия белән Илнур хәзрәтебезгә зур рәхмәт. Алар нык тырыштылар. Бөтенесен табарга, сөйләшергә кирәк бит. Хәзер кешеләре дә эшкә килергә бик ашкынып тормый. Авылдашларга да рәхмәт. Уртак көч белән мәчетебез матурланды.
Мәчет өлешчә төзекләндерү үткәннән соң шартлар да яхшырган. Җылы, якты, урам яклап та байтак эш башкарганнар. Шулай да эшлисе күп ди оештыручылар. Томбарлы авылы мәчетендә имам булып халыкка озак еллар хезмәт күрсәткән Сәйрин Кәрибуллин мәчет төзекләндерү эшләрендә башлап җибәрүче, финанс яктан ярдәм итүче.
– Мәчетне авыл халкы белән бергә җыелып яңартырга уйладык. Бу эштә, әлбәттә, авыл советы башлап, оештырып җибәрде. Без Илнур хәзрәткә аерым счет ачып, халыкка мөрәҗәгать итеп акча җыйдык. Күрәсез, миллион сум гына чыккандыр мәчетне төзекләндерүгә, – ди Сәйрин хәзрәт. – Идәннәрдә паласлар да яңартылды, юыну бүлмәләрендә идәннәр җылытып күтәртелде, паркет җәелде, керә торган юлда ике өстәмә янкорма төзелде. Бик матур итеп эшләнде, брусчатка җәелде.
Шушы көннәрдә район җитәкчелеге дә мәчеттә башкарылган эшләр белән танышты, хәзрәтләр, укырга килгән абыстайлар белән аралаштылар, төзекләндерүдә ярдәм күрсәткән кешеләргә рәхмәт җиткерделәр һәм өлкән хәзрәт үрнәгендә кунаклар да кулларын догага күтәрделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев