Бүген Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Язның хатын-кызлар силуэты» дип исемләнгән бәйрәм концерты узды. Концерт залы язгы кәеф атмосферасы, елмаю һәм тамашачыларның шатлыгы белән тулы булды.
Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров залда утырган барлык хатын-кызларны сәламләде. Эшләре, активлыклары белән аерылып торган баулылар район башлыгы кулыннан рәхмәт хатлары, чәчәк букетлары алдылар. Алар арасында ветераннар, волонтерлык хәрәкәте активистлары, укытучылар һәм тәрбиячеләр дә бар иде.
Татар эстрадасы артисты Мөнир Рахмаевның сәхнәгә чыгуы чараның төп вакыйгасы һәм күңелле сюрпризы булды. Алдан чара программасында артист билгеләп үтелмәгән, шуңа күрә аның залда пәйда булуы шатлык хисләре һәм көчле алкышлар уятты.
Җирле үзешчән артистлар һәм иҗат коллективлары да матур һәм эчкерсез чыгыш ясады.
Фойеда ясап куелган кул эшләре күргәзмә -ярминкәсе дә Баулы хатын-кызларының осталыгын чагылдырды.
Автор фотосурәте
Нет комментариев