Баулыда яшәүче хезмәт ветераны Мәшкүрә Миңнуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны балалары, оныклары, оныкчыклары һәм Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Хөснуллина тәбрик итте.
Мәшкүрә Мөхәммәтгәрәй кызы тумышы белән Баулыдан, дүрт класс укыгач, колхоз эшләренә йөри башлый. Үсеп, буй җиткергәч, Баулы хәзерләүләр конторасына эшкә урнаша, лаеклы ялга да шуннан чыга, аның гомуми хезмәт стажы – 30 елдан артык. Мәшкүрә апа Бөгелмә районы Димескәй авылы егете – нефтьче булып эшләүче Хәйдәр – белән гаилә корып, 41 ел бергә гомер итәләр.
“Ирем бик эшчән булды, өч бала тәрбияләп үстердек”, – ди Мәшкүрә апа.
Бүгенге көндә Хәйдәр ага һәм бер уллары вафат. Юбиляр төп йортта улы Флюр Хәйдәр улы һәм килене Венера Мәзхәт кызы тәрбиясендә гомер итә.
“Аллага шөкер, тормышлар бик әйбәт. Балалар бик яхшы карыйлар”, – ди Мәшкүрә апа.
“Безнең әти-әни бик тә тырыш кешеләр булды, безне дә хезмәттә тәрбияләделәр. Бу безгә дөнья көтәргә бик булышты, – ди юбилярның кызы Фәүзия Кәримова. – Без үскәндә, мохтаҗлык кичермәдек. Әти-әниләр киң күңелле, олы җанлы, кунакчыл булдылар. Безнең әни кешеләр белән тату булды, яхшы мөнәсәбәттә булды. Ул һәр сүзен уйлап кына әйтә торган кеше. Менә шул сыйфатлары озын гомерле булырга ярдәм иткәндер, мөгаен. Ә әтиебез оста куллы кеше иде. Энем дә, абый да аңа охшап, оста куллы булдылар. Энем менә төп нигезне саклап, йортны киңәйтеп, әни белән бергә гомер итәләр”.
“Әнине 95, 100 яшендә дә исән-сау котларга насыйп булсын”, – ди улы Флюр Хәйдәр улы.
Мәшкүрә апаның кызы да, улы да Баулы хәзерләүләр конторасында хезмәт куйганнар. Хәзерге вакытта улы Флюр Хәйдәр улы әлеге оешма җитәкчесе булып эшли.
“Озын гомерле булу сере – Аллаһы Тәгалә бүләге ул, – ди юбиляр үзе. Менә мин күпме операцияләр кичереп, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән, исән-сау калдым”.
Мәшкүрә апа яшь чагында үзешчән сәнгатьтә катнашкан, матур җырлаган. Шигырьләр дә язган, иҗат җимешләрен безгә дә сөйләп күрсәтте.
Мәшкүрә апаны олуг юбилее белән ике баласы, 5 оныкчыгы, 7 оныкчыгы котлады. Шулай ук аны Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Хөснуллина һәм Баулы хәзерләүләр конторасы исеменнән шунда җитәкче булып эшләүче улы да тәбрик итте.
Автор фотосурәте
Нет комментариев