Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Сез сер саклый беләсезме?

Америка галимнәре, хатын-кызлар чит кеше серен 32 минут кына саклый ала, дип исәпләп чыгарган. Тикшерүдә катнашкан һәр унынчы хатын-кыз сер саклый алмавын таныган. Сез дә шундыйлар рәтенә керәсезме? Бүген сер сакларга өйрәтәбез.

1. Серне саклый алмыйм дип уйласагыз, аны тыңлаудан баш тартыгыз. Соңыннан, серен чишкәч, сезне сатлыкҗанлыкта гаепләгәнче, хәзер серне тыңлаудан баш тартуыгызда гаепләве хәерлерәк. Хәлне яхшылап аңлатсагыз, гаепләмәс тә.

 

2. Кайвакыт үз сереңне дә сөйлисе килә. Ләкин сөйләгәнче җиде кат уйларга кирәк. Хәзер серең белән уртаклашасы килүең соңыннан мең мәшәкать тудырмасмы?

 

3. Әгәр берәр кеше чит кеше серен ачуыгызны сораса, аңа катгый җавап бирә торган фразаларны ятлап куегыз. Мәсәлән, «бу минем серем түгел», «әлеге кешенең (серен сөйләгән) үзеннән сора, үзе сөйләсен».

 

4. Чит кешенең серен сөйләргә тел кычыткан минутта әлеге кеше артыгызда тора дип күз алдына китерегез. Бу сезне бик тиз туктатыр.

 

5. Серне бик сөйлисе килгәндә аны йорт хайванына сөйләргә мөмкин. Ул инде сезне берәүгә дә сатмас.

 

Чыганак

Фото: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев