Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Мортаза авылы ветераны 90 яшен каршы алды

Мортаза авылында яшәүче Гөлсинә Фәтхулла кызы Галиева юбилеен билгеләп үтте. Аны Кырымсарай авыл җирлеге башлыгы Дамир Шакирҗанов өенә барып тәбрик итте, чәчәк бәйләме һәм бүләкләр тапшырды.

Гөлсинә Галиева гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган кеше. Ул лаеклы ялга чыкканчы Мортаза авылының “Панарин” совхозында эшләгән. Тормыш иптәше Илбәк абый белән күпләргә үрнәк тормыш юлын үткәннәр алар. Дүрт балага гомер биргәннәр. Кызганычка каршы, Илбәк абый да, ике уллары да дөньядан иртә киткәннәр. Бүгенге көндә Гөлсинә апа Баулы шәһәрендә кызы Нурсинә тәрбиясендә яши.

Туган көне көнне килеп котлаулары өчен Гөлсинә апа авыл башлыгына рәхмәтен җиткерде, ил-көннәргә тынычлык теләде.

Фото: Илзия Латыйпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев