Корбанлык хайван ничә яшьтә булырга тиеш?
Җәмгыять

Корбанлык хайван ничә яшьтә булырга тиеш?

Татарстан Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителгәнчә, корбанлык сыйфатында түбәндәге хайваннар файдаланыла:

дөяләр (бер яки ике өркәчле булулары мөһим түгел),

сыерлар, үгезләр (яки буйволлар),

сарыклар (яки кәҗәләр).

Атлар корбанлык хайван сыйфатында файдаланылмый.

 

Хайваннар рөхсәт ителгән юл белән алынырга тиеш.

 

Югарыда саналганнардан тыш, һәрбер хайван үзенең билгеле бер яшенә җиткән булырга тиеш:

 

дөя – биш яшьтән алып һәм аннан өлкәнрәк;

сыер – ике яшьтән алып һәм аннан өлкәнрәк;

сарык – бер яшьтән алып һәм аннан өлкәнрәк.

Фото: татар-информ

Чыганак: интертат


Нет комментариев