Исергәптә яшәүче ветеранны 90 яше белән котладылар
Юбилярны котларга оныклары, оныкчыклары җыелды.
Гомере буе Исергәп авылында яшәп, туган “Урал” колхозына тугры калып, кырык елдан артык шунда хезмәт куйган Хәкимә Зөфәр кызы Шәйхуллина юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте. Авыл җирлеге башлыгы Айдар Әһлиуллин ветеранны өенә барып тәбрик итте.
Хәкимә апа тормыш иптәше Габдулла абый белән күпләргә үрнәк гомер юлы кичергән парлар. Гаилә башлыгы авылда данлыклы балта остасы булган. Җитеш, мул тормышта өч балага гомер биргән алар.
Бүгенге көндә Хәкимә апа, авыруы сәбәпле, кызы Хәния гаиләсе белән яши. Кызганычка каршы бала кайгылары да күрергә туры килгән аңа. Тормышына сөенеч булып кызы – Хәния, улы Закирҗан, алты оныгы һәм унике оныкчыгы ямь бирәләр.
– Әниебезне килеп котлаулары өчен рәхмәт, – ди юбилярның кызы Хәния апа. – Безнең әниләр буыны колхозда көнен-төнен ялгап эшләгәннәр. Картлыклары муллыкта, әниебезне карап, тәрбияләп торырга тырышабыз, ул моңа лаек. Әнине котлагач, безгә дә күңелле булды.
Фото: Х.Мәҗитова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев