Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Исергәп укучылары бәйрәмгә өчпочмак пешерде

8 март бәйрәме алдыннан Исергәп мәктәбенең 7-8 сыйныфта укучы кызлары өчен өчпочмак пешерү буенча мастер-класс оештырылды. Технология укытучысы һәм директор киңәшчесе белән берлектә, укучылар милли ризык – өчпочмаклар әзерләделәр.

Мастер-класс өчпочмакның кыскача тарихын сөйләүдән башланды. Кызлар камыр әзерләү һәм өчпочмакларны ясау буенча сөйләштеләр, аннан соң рәхәтләнеп эшкә керештеләр. Беренче итеп өчпочмак ясау өчен ингредиентларны әзерләделәр, болгатып, эчлек әзерләделәр. Камырны басып, кирәкле өлешләргә бүлеп, өчпочмакларны ясап та куйдылар. Бергәлектә әзерләнгән ризык белән сыйныфташ егетләрне дә, укытучыларны да сыйладылар.   

Фото: Исергәп мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев