Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Исергәп мәчетендә ифтарлар күркәм уза

Ел саен Рамазан ае дәвамында Исергәп авылы мәчете ишекләре ябылып тормый. Биредә ифтарлар уздыру да күркәм гадәткә әверелде.

Соңгы елларда ифтарларны күмәкләп оештыруның матур гадәте киң колач алды. Берничә гаилә берләшеп уздырган мондый авыз ачу мәҗлесләре авыл халкының дус, бердәм булуын да чагылдыра. Динебез мондый гамәлләрне хуплый. 

– Авылыбыз мәчете гөрләп тора. Без дә быел авыз ачу мәҗлесенә мәчеткә җыелдык, – дип сөйләде Роза Шаһвәлиева. – Мәчетебез зур, якты, чиста. Күптән түгел генә төзелгән бүлмәләре дә искиткеч уңайлыклары белән мөселман кардәшләребезне сөендерә. Без мәҗлес оештырган көнне юлчылар да аш табынына керделәр. Рәхмәт яугырлары, ифтар мәҗлесе икәнне аңлап, үзләре дә күчтәнәчләр алып керделәр. Шулай ук оныгымның иптәшләре дә килде. Алар чит шәһәрләрдән килгән студент егетләр, алар да изге аш белән ризыкландылар. Ел саен яшьләрнең ураза тотуларын, мәчетләргә килүләрен күреп сөенәм. Ифтар мәҗлесен күмәк итеп уздыргач, үземдә рәхәтлек, канәгатьлек хисе барлыкка килде.

– Һәр мәҗлесебез җылы, эчкерсез, күңел көрлеге белән үтә, – дип сөйләде Сәлия абыстай Мәҗитова. – Быелгы ифтарлар яңа гына төзелгән бинада алып барыла. Ул өстәмә бина укулар һәм ифтарлар оештыру өчен махсус төзелгән иде. Ифтар алдыннан хәзрәтебез коръән укып, ил-көннәребезгә иминлек, муллык теләп, махсус хәрби операциядәге егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар диеп, авылыбыз зиратларындагы мәрхүмнәргә дә догаларыбыз барып ирешсен дип бергәләп догалар кылабыз. Ахшам алдыннан һәм ифтар вакытында кылган догалар кабул була диелгән, бигрәк тә алар мәчетләрдә, җәмәгать белән кылынса. Аллаһы Тәгалә разый булсын. Шөкер.   

– Ел саен Рамазан ае дәвамында авыз ачу мәҗлесләре булып тора. Узган ел көн саен уздыра алдык, быел көн аралаш дисәм дә ялгыш булмас, – ди Исергәп авылы имамы Камил хәзрәт Шәмсуаров. – Мәчетебездә барлык шартлар да бар, иман йортыбыз авыл кешеләре өчен дә, юлчы мөселман кардәшләребез өчен дә һәрвакыт ачык. Көн саен тәрәвих намазлары укыла. Ашларны оештыруда, пешерүдә ярдәм иткән һәм акчалата булышкан һәр кешегә Аллаһы Тәгалә үзенең әҗерен насыйп итсен. Авыз ачу мәҗлесләренә җыелган кешеләргә файдалы һәм үтемле вәгазьләр укыла, коръән аятьләре яңгырый, тәрәвих намазлары әйтелә. Аллаһы боерса, авылдашларыбызны 20 март көнне иртәнге алтыда Гаеттә көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев