Исергәп авылында халык җыелышы үтте
Чираттагы халык җыелышы Исергәп авылында булды. Авыл җыелышында районның халыкка хезмәт күрсәтүче оешмаларыннан да вәкилләр бар иде. Җыелыш авыл җирлеге башлыгы Айдар Әһлиуллинның соңгы биш елда авылда башкарылган эшләргә отчеты белән башланды. Эшләнгән эшләргә нәтиҗә белән беррәттән, алда торган бурычлар, планнар турында да әйтеп үтте.
Авыл җирлеге башлыгы чыгышыннан күренгәнчә, соңгы елларда Исергәп һәм Исергәп авыл җирлегенә караган Яңа Баулы авылларында бик күп эшләр эшләнгән. Авыл мәдәният йортына капиталь ремонт ясалган, федераль трасса буйлап җәяүлеләр өчен тротуар салынган, авыл уртасындагы ял итү паркы һәм каптаж төзекләндерелгән, Совет урамына яңа асфальт салынган, Яшьләр, Ленин, Совет һәм Чишмә урамнарына ком-таш катнашмасы салып тигезләнгән, чишмә тирәсе төзекләндерелеп, тирә-ягы чистартылган, обелискка капиталь ремонт ясалган. Авыл җирлегендәге зиратларда һәрдаим өмәләр оештырылып, чистартылып тора, зиратларны әйләндереп алынган коймалар яңартыла. Шулай ук агач утырту өмәләрендә авыл җирлегендә ике меңнән артык яшь агач үсентесе утыртылган.
– Исергәп авыл җирлегендә биш ел эчендә ике йөз мең сум үзара салым акчалары җыелды, – дип отчет тотты Айдар Әһлиуллин. – Әлеге акчалар урам утларын ремонтларга һәм кыш көне урамнарны кардан чистартуга тотылды.
Айдар Альберт улы сөйләп үткәнчә, соңгы елларда Исергәп авыл җирлеге күп кенә федераль һәм республика бәйгеләрендә катнашкан: “Иң яхшы муниципаль тәҗрибә” – 1 урын, “Иң төзек торак пункт” – 2 урын, “Иң яхшы Яңа ел бизәлешле торак пункт” – 1 һәм 3 урыннар; Татарстан Республикасы авыл җирлекләре грантында ике беренче урын; Татнефть линиясе гранты буенча – 1 һәм 3 урыннарга лаек булганнар.
Җыелыш барышында шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров та чыгыш ясады. Эшлекле чыгыштан соң, җитәкчеләр беренче сыйныфка укырга барачак балаларга һәм әтиләре махсус хәрби операциядә булган укучы малайларга һәм кызларга уку кирәк-яраклары салынган мәктәп сумкалары тапшырдылар.
Җыелышның официаль өлеше тәмам булгач, бүләкләү тантанасы булды. Юбилейларын билгеләп үтүче парлар, олы яшьтәге юбилярлар, һәр эштә актив авылдашларны билгеләп, истәлекле бүләкләр бирделәр.
Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә контракт буенча хезмәт үтүче Илмир Сәлимовның чыгышы җиңү дәрте белән сугарылган иде. Аның “Җиңү белән кайтачакбыз!” дигән сүзләре авылдашларының күңелен җылытты, Ватан, ил тынычлыгы өчен көрәшкән якташларыбыз өчен горурлык хисләре уятты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев