Рамазан ае башланганның беренче көннәреннән алып Исергәп авылы мәчетендә көн саен ифтар оештырыла. Мондый күркәм мәҗлесләрне авыл халкы да, авылдан чыккан читтә яшәүчеләр дә оештырырга ярдәм итәләр.
Авыл мәчете ачылганнан бирле аның ишекләре ябылып тормый. Рамазан аенда гомум ифтарлар уздыру да Исергәп халкының күркәм гадәтенә әверелде.
– Туганнар җыелып уздырга ифтарлар аеруча саваплы гамәл, андый вакытта ерак туганнар да очраша, якынаялар, – ди авыл авыл имамы Камил Шәмсуаров. – Ифтарларга килеп авыз ачу гына түгел, һәр килгән дин кардәшебез ишеткән вәгазьләрдән, киңәшләрдән үзләренә файда, белем ала, динебезгә тагын да якыная. Ифтарларны үз исемнәреннән оештырып, Рамазан аенда ураза тотучыларны, мохтаҗ һәм дә авыру булганнарны ризыклындыручыга Аллаһы Тәгалә зур әҗер-савабын бирер. Шунысы сөенечле авылыбыздан чыккан кешеләр ифтарлар оештырырга ярдәм итәләр, кичә менә нәкъ шундый мәҗлес булды. Киләчәк көннәребездә дә бергә булып, мәчеткә килүче дин кардәшләребез саны артсын, намазга басучылар сафы тагын да күбрәк булсын. Мәчетебез ишекләре һәрвакыт ачык, биредә бөтен мөмкинлекләребез бар.
– Көн саен ифтарлар оештыра алуга чын күңелдән сөенәбез. Безнең авыл бик актив булып беренче көннәрдән үк ифтарлар үткәрә башлады, – дип үз хисләре белән уртаклашты Сәлия абыстай Мәҗитова. – Ифтарларга күрше- тирә авыллардан да киләләр, күңелле була. Тулы өстәлләр, муллык булуы, авылыбыз кешеләренең мәчеткә тартылуы бик сөенечле. Узган елларда да Рамазан ае буе көн саен мәҗлесләр узып торды. Авылыбыздан чыккан кешеләргә бик зур рәхмәт.
Сәлия абыстай сүзләренчә, алдагы көннәрдә дә ифтарлар планлаштырылган, мәҗлесләргә теләгән кеше килә ала.
Нет комментариев