Исемне нинди очракта алыштырырга ярый?
Җәмгыять

Исемне нинди очракта алыштырырга ярый?

Мөселманнарда бу күренеш киң таралган.

Мөселманнарда исем алыштыру гадәте бар. Бу дингә каршы килмиме? Исемне нинди очракта алыштырырга була?

Дин әһелләре билгеләвенчә, исем кешегә тугач та кушылса да, тормыш дәверендә аның үзенә башка исем алуы тыелмый. Кайвакыт, хәерле дә булырга мөмкин. Сөекле пәйгамбәрезнең ике вакытта кешеләрнең исемнәрен алыштыруы күренә. Беренчесе, кеше күтәреп йөргән исем аеруча зур мәгьнәгә ия булганда. Чөнки, кеше ул исемгә туры килеп бетмәскә мөмкин. Мәсәлән, пәйгамбәребезнең хатыны Зәйнәпнең исеме баштарак Бәрра – “бик изге” мәгънәсендә булган. Пәйгамбәр, аны тыйнаклыкка өндәп, Зәйнәпкә алыштырган. Әмма бу динебездә киңәш рәвешендә килә һәм мәҗбүри таләп булып тормый.

Икенче очрак – исемнең мәгьнәсе начар булганда. Пәйгамбәребез бер Гасыя (гөнаһлы) исемле хатынга: “Син Җәмилә (матур) исемле буласың”, – дигән. Бер Хөзен (кайгы) исемле ирнең: “Син Сәһел (җиңеллек) буласың”, – дип исемен үзгәрткән.

Гомумән, исем кешенең шәхси хакы, шуңа күрә, ул гомере буе үзе теләмәгән исемне йөртергә тиеш түгел. Теләгән кеше мәгънәсе күркәм булган, милләтенә, халкына туры килгән, күңеленә ятышлы исемне алырга хаклы.

Фото:  pixabay.com

Чыганак


Нет комментариев