Имамнарның күчмә җыелышы Татар Томбарлысы авылында үтте
Баулы районында ай саен имамнарның күчмә җыелышы үтә. Бу юлы ул Татар Томбарлысы мәчетендә уздырылды. Җыелыш Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр Хәмитов җитәкчелегендә барды.
– Төп мәсьәләләрнең берсе – алда торган Рамазан ае. 28 февраль көнне беренче тәрәвих, ә 1 март көнне уразаның беренче көне башланып китәчәк. 29 март уразаның соңгы, ә 30 март – Ураза гаете, – дип аңлатып үтте Әнвәр хәзрәт. – Аннары 19 март көнне ТР Диния нәзарәте мөфтиен, баш казыйны сайлау була. Казанда зур корылтай булачак. Анда районыбыздан да делегация барачак. Аннан тыш, җыелыш барышында махсус хәрби операциясендә катнашучы егетләребезнең гаиләләренә ярдәм, мәчетләрдә мәҗлесләр уздыру хакында да сөйләштек.

Әнвәр Хәмитов сүзләренчә, 19 февраль көнне “Өмет” мәчетендә 35 гаиләне җыеп, коръән укып, догалар кылып, изге теләкләр белән дини китаплар таратып мәҗлес үткәрелгән. Шул үрнәктә калган авыл җирлекләрендә дә мәҗлесләр үткәрергә кирәк дигән фикер җиткерелде.
Фото: Баулы мөхтәсибәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев