Яран гөле – татар гөле
Баулы район үзәк китапханәсендә Яран гөле бәйрәме булды. Аны Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының Баулы бүлекчәсе оештырды.
Китапханә бу көнне яран гөлләре патшалыгына әверелде. Биредә аның төрледән-төрле сортлары урын алды. Яран гөле бәйрәмен уздыру да очраклы түгел.
“Минем күптән инде яран гөлгә багышланган берәр бәйрәм уздырасым килә иде, чөнки яран гөле – татар гөле, авыл гөле. Бездә элек-электән шаулап-гөрләп, тәрәзә төпләрен тутырып, яран гөлләре үсеп утыра. Шуңа күрә яран гөлне мин аны әниләр гөле дип тә әйтәсем килә”, – дип билгеләп үтте “Ак калфак” оешмасының Баулы бүлекчәсе җитәкчесе Римма Яруллина.
Кичә оешманың Шалты бүлекчәсе җитәкчесе Наҗия Гыйльфанова яран гөлләре турында әзерләгән видеоны карау белән башланды. Аннары яран гөле белән бәйле истәлекләр, аның файдалы үзлекләре хакында сүз барды. Римма Яруллина гөлдән әзерләп алып килгән мазь һәм төнәтмәне күрсәтте, аларны куллану тәртибе турында сөйләде. Яран гөленең файдалы үзенчәлекләре хакында оешманың Татар Томбарлысы бүлекчәсе вәкилләре Эльвира Әхмәтҗанова белән Айгөл Нәүрүзбаева да уртаклашты. Яран гөле турында сөйләделәр дә, җырладылар да “Ак калфаклылар”.
“Яран гөлләрен бик яратам, хәзерге вакытта миндә аларның 13 төре бар. Бүген дүрт төрен генә алып килдем, чөнки зур савытлардагыларын алып килергә җайсыз, – дип сөйләде Эльвира Әхмәтҗанова. – Җәй көне мин аларны бакчада үстерәм, салкыннар башлангач, ботакларын сындырам да, тамыр җибәртеп тормыйча, туфракка утыртам һәм тәрәзә төбенә алып кереп утыртам. Кыш буе үсеп утыралар, язга таба чәчәккә күмеләләр”.
Бу көнне оешманың актив җыелышы да булды, анда көнүзәк проблемалар, планлаштырылган эшләр хакында сөйләштеләр. Татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган эшләре өчен, активистларга “Ак калфак” оешмасы рәисе Кадрия Идрисова исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Римма Яруллина әйтүенчә, Баулы “Ак калфагы” республикада алдынгы урыннарда санала.
“Кадрия Идрисова баулылар турында бары яхшы фикердә: “Кызлар, эшлисез, рәхмәт сезгә”, – дип тора. – Узган елда оешма җитәкчесенең Рәхмәт хатлары өлкәнрәк яшьтәге, оешмада озак еллар хезмәт куйган ханымнарга тапшырылды. Ә быел бүләкне безнең сафларга соңгы елларда кушылып киткән яшьләргә бирергә булдык”, – дип сөйләде җирле бүлекчәсе җитәкчесе.
Римма Яруллина оешмадагы яшьләр турында да берничә сүз әйтеп узды.
“Татар Томбарлысы авылында Эльвира Әхмәтҗанова белән Айгөл Нәүрүзбаева, бәләкәй генә Салих авылында Тәслия Галиева белән Ләйсәнә Таһирова, Мортазада Илзия Латыйпова шулкадәрле әйбәт итеп эшлиләр. Бик зур рәхмәт аларга. Гимназия һәм 7нче балалар бакчасы да “Ак калфак” юнәлешендә уңышлы гына эшләп килә”, – дип билгеләп узды Римма Яруллина.
Авыгуст аенда Бөтендөнья татар конгрессының Баулы бүлекчәсенә җитәкче итеп Йолдыз Шакирова билгеләнде. Җыелшта бүлекчәнең элекке җитәкчеләре дә сүз алды.
“Конгресста җитәкче алышынса да, бөтен эшне бергәләп эшләрбез, – дип мөрәҗәгать итте Фәридә Зыярова “Ак калфак”лыларга. – Шушы форсаттан файдаланып, тагын бер тапкыр сезгә олы рәхмәтемне җиткерәсем килә. Аеруча өлкән буын ханымнары белән ничә ел бергәләп эшләдек. Сез бар күңелегезне биреп, ихластан ярдәм иттегез. Бу – фидакарь хезмәт, биредә үзеңнең тынгысызлыгың аркасында кешегә ниндидер яхшылык эшләргә теләгәннән генә йөри торган хезмәт. Ләкин сез булмасагыз, бу эш бармый, сезнең кебекләр бик кирәк”.
Конгрессның җирле бүлекчәсе 19 ел җитәкчелек иткән Рәзинә Шараева да оешма әгъзаларына рәхмәт белдерде, яңа җитәкчегә уңышлар теләде.
Очрашу бергәләп фотога төшү, гөлләр алмашу һәм чәй табыны белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев