Геройларның исемнәре мәңгеләштерелде
Җәмгыять

Геройларның исемнәре мәңгеләштерелде

Махсус хәрби операция башлануга, күп кенә якташларыбыз ватан сагына басты. Кызганычка каршы, дошманга каршы алып барылган хәрби хәркәтләр барышында һәлак булучылар да бар.

Россия Федерациясе кораллы көчләре офицерлары Станислав Герасимов һәм Сергей Черёмухин исемнәре аларның туган якларында хәтер такталарында мәңгеләштерелде. Барысын да кабттан искә алып үтик.

Станислав Герасимовның һәлак булу хәбәре 2022 елның язында килеп иреште. Сугышчыны туган авылы Потап-Томбарлыда соңгы юлга озаттылар.

Берничә ай үткәч, 2022 елның 1 сентябрендә, Станислав Герасимов белем алган  Потап-Томбарлы мәктәбендә тантаналы линейкада хәрби истәлегенә мемориаль такта ачылды.

Станислав бу мәктәптә 2001-2012 елларда укыган. Хәтер тактасын ачу тантанасында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Леонид Якунин, Баулы районы җитәкчелеге, “Сугышчан дуслык” раоон оешмасы вәкилләре, яшь армиячеләр катнашты.

Чарага килүчеләргә Станислава Герасимовның сыйныф җитәкчесе (хәзер “Потап-Томбарлы авыл җирлеге башлыгы) Светлана Козлова мөрәҗәгать итте. Ул Станиславны максатчан, җаваплы укучы һәм спортчы буларак искә алды. Светлана Александровна аның үсеп килүче буын өчен батырлык үрнәге булуын әйтте.

Станислав Герасимов Батырлык орденына лаек булды.

2022 елның көзендә махсус хәрби операциядә Сергей Черёмухинның һәлак булуы турында хәбәр килде. Баулы районында туып-үскән офицер хәрби хезмәт юлын сайлаган һәм ватан каршындагы бурычын намус белән үтәгән.

2023 елның февралендә Сергей Черёмухин Батырлык орденына лаек булды, бүләкне әнисенә тапшырдылар.

Берничә өй үткәч, Җиңү көне алдыннан, Баулының 6нчы мәктәбендә махсус хәрби операция барышында ватан өчен башын салган якташыбыз Сергей Черёмухин истәлегенә мемориаль такта куелды.

Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссары Илшат Халитов Сергей Черёмухинның, япь-яшь булуына карамастан, үсеп килүче буын өчен үрнәк булуын билгеләп үтте.

Сергейның укытучысы Галина Сәлахова, укучысын искә алып, аның бик тә җаваплы егет булганлыгын әйтте.

Фото: татар-информ

 


Нет комментариев