Декоратив куяннар асрау кыенлык тудырмый
Җәмгыять

Декоратив куяннар асрау кыенлык тудырмый

Бүгенге заманда өйләрендә яки фатирларында төрле йорт хайваннары асраучылар бик күп. Ниндидер затлы, сирәк һәм экзотик җанварлардан алып, гади тычканнарга кадәр бар. Ә менә тумышы белән Баулы якларыннан булып, бүгенге көндә Когалым шәһәрендә яшәүче Инзирә Инсапова гаиләсе декоратив куяннар асрый башлаган. Алар әби-бабаларын һәм туганнарын берсеннән-берсе матур фотолар белән сөендереп торалар.

– Фатирда ниндидер җанвар асраучыларга мин һәрвакыт гаҗәпләнеп карый идем, – ди Инзирә. – Ә бүгенге көндә үзебездә дүрт декоратив куян бар. Кызларым Арина белән Зарина бик үтенеп сорагач, сатып алган идек. Шуннан өч куян баласы булды. Кызларымның сөенгәнен күрсәгез! Алар бик матурлар һәм йомшаклар. Аларны карап, тәрбияләп тору да авыр түгел. Чөнки хәзер нинди дә булса эш белән шөгыльләнергә уйлаган кешегә интернет челтәрләре аша файдалы мәгълүмат, сорауларга җавап табарга була. Шулай әкренләп аларны тәрбияләп тотарга өйрәндек.

– Без бу куяннарны җәй көне самолетка утыртып Исергәптә яшәүче әбиемнәргә дә алып кайттык, – ди биш яшьлек кечкенә Зарина. – Алар шундый матурлар!

– Әнием хастаханәдә шәфкать туташы булып эшли. Коронавирус вакытында эшендә өстәмә калып та эшләде. Әнием эштә чакта куяннарны без карыйбыз. Алар чиста. Һәрберсе үз урынын белә, – ди Арина.– Сеңлем белән аларны ашатабыз, урыннарын чистартабыз. Алар төрле яшелчәләр, бигрәк тә кишер, салат яфрагы яраталар. Тик салат яфрагын күп бирергә ярамый. Күбрәк коры печән ашыйлар, вак чыбыкчалар кимерәләр. Куяннарның уйнап йөргәнен, ашаганнарын сәгатьләр буе күзәтергә мөмкин.

Инзирә Инсапова сүзләренчә, зур кызлары Арина рәсем сәнгате, ә кечкенә Зарина бию белән кызыксыналар. Теләк булганда, балалар укуга да, өстәмә белем алырга да, өйдәге эшләр белән шөгыльләнергә дә өлгерәләр.


Нет комментариев