Баулының китап сөючеләре язучылар белән очрашты
Бүген Баулының үзәк китапханәсендә “Иҗатка илткән юллар” дип исемләнгән кызыклы һәм эчтәлекле очрашу булды. Чарага ТР язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе, драматург, прозаик Равил Сабыр, прозаик, журналист, дистәдән артык китаплар авторы Илүсә Нәбиуллина һәм шагыйрә, популяр җырлар авторы, прозаик Миңзифа Әхмәтшина килделәр.
Чара танышу-әңгәмә форматында башланды. Равил Сабыр килгән кунаклар хакында кыска гына сөйләп, аларның үзләренә сүз бирде.
– Без мондый очрашуларны һәрдаим районнарда оештырып торабыз, – дип сөйләде ул. – Быел гына без Зәйдә, Лениногорскта, Азнакайда һәм Чаллыда булдык. Ә бүген Баулыга чират җитте. Мондый очрашуларга без бик теләп киләбез, чөнки укучылар белән аралашу, күзгә-күз карап сөйләшү – ул иҗат кешесе өчен бик әһәмиятле. Чөнки без укучыларыбызның кәефен, аларның безнең иҗатыбызга карашын тоябыз, илһам алып китәбез. Бүген шулай ук Баулыда эшләп килә торган “Илһам” әдәби берләшмәсе әгъзалары һәм иҗатлары белән дә танышачакбыз. Ә киләчәктә алар белән ешрак элемтәдә торырбыз дигән өмет бар.
– Мин Татарстан язучылар берлегенең Әлмәт бүлегендә озак еллар эшләдем, бүгенге көндә хезмәтемне Әлмәт Дәүләт нефть институтында дәвам итәм, – дип үзе белән таныштырды Миңзифа Әхмәтшина. – Әлмәт бүлеге каршында эшләп килүче “Кызыл каурыйлар” әдәби берләшмәсен җитәклим. Бик күп әдәби берләшмәләр белән аралашып, һәрдаим бер-беребезнең иҗаты белән танышып яшибез. Әдәби берләшмәләр яшәп килгәндә китап укучылар һәрвакыт булачак, язучыларыбыз да шул ук әдәби берләшмәдән үсеп чыга бит. Китапханәләргә йөрергә кирәк, китаплар белән дус булырга кирәк.
– Бүгенге очрашу миңа бик ошады, – дип үз хисләре белән бүлеште 3нче санлы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алия Кыямова. – Яңа язучылар турында белдек. Аларның тормыш юлларын һәм иҗатларын кызыксынып тыңладым.
– Баулы төбәгенә профессиональ язучылар, шагыйрьләр бик сирәк килә. Шуңа күрә Әлмәттән килгән бу кунакларны бик көтеп алдык, ашкынып килдек, – дип сөйләде баулылы Сәгыйть Әхмәтҗанов. – Баулы укучылары өчен аларның һәрберсе кызыклы, ачыш. Шәхсән минем өчен алар барысы да таныш. Бик күңелле булды очрашу. Кунакка килгән язучыларның тормыш юллары, әсәрләре барлыкка килү тарихы – барысы да кызыклы.
Баулылар әлеге очрашуга шагыйрь, прозаик, “Әлмәт таңнары” газетасының баш мөхәррире Рәфкать Шаһиевны да көткәннәр иде. Үзе килә алмаса да, чарада аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады.
Очрашуда җирле язучылар, яңа гына иҗатка килеп кергән каләм тибрәтүчеләр дә сүз алды, кызыксынган сорауларына җаваплар таптылар.
Фото: Индира Сәйфуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев