Баулылы машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителде
Җәмгыять

Баулылы машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителде

Бу хакта “Хезмәткә дан” редакциясенә юл хәрәкәте иминлеге муниципаль комиссиясе хәбәр итте.

Гражданин Р.Әбдрахманов, автомобиль белән айнык булмаган хәлдә идарә иткән өчен, 18 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендәге административ җаваплылыкка тартылган. Шулай ук аңа 30 мең сум күләмендә административ штраф та салынган.


Нет комментариев