Шәһәребездә үзләренең транспорт чараларын инвалидлар өчен билгеләнгән урынга куючылар бар.
Россия эчке эшләр министрлыгы Баулы районы бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе мәгълүматына караганда, агымдагы елның 11 аенда инвалидлар өчен билгеләнгән урынга автомобиль куйган 27 шофёр административ җаваплылыкка җәлеп ителгән (узган елның шул чоры күрсәткече белән чагыштырганда өч кешегә күбрәк).
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, бу юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган өчен, биш мең сум штраф салына. Моңа өстәп, автомобильне махсус стоянкага алып китүләре бар.
ЮХИДИ бүлекчәсе барлык машина йөртүчеләрне дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен катгый үтәргә чакыра.
Нет комментариев