Баулылар «Все свои – «Барысы да үзебезнеке” акциясенә кушылды
Җәмгыять

Баулылар «Все свои – «Барысы да үзебезнеке” акциясенә кушылды

Баулылар «Барысы да үзенеке» дигән масштаблы акциягә кушылды. Шәһәрнең үзәк урамнарында яшьләр үзәге волонтерлары контракт хезмәте турында мәгълүмат белән листовкалар, белешмәлекләр таратуны оештырдылар.

Чара барышында волонтерлар кызыксынучылар өчен төп мәгълүмат тәкъдим ителгән листовкаларны тараттылар. Шулай итеп, күп кенә баулылар Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында контракт хезмәте турында тулырак мәгълүмат алдылар.


– Минем җизнәм хезмәт итә. Апамның ире, – ди Баулы егете Олег Четвертаков. – Ялга кайткан иде күптән түгел. Ял итеп китте.
Шулай ук волонтерлар подъездларга кереп, анда почта тартмаларында листовкалар һәм газеталар калдыралар. Шәһәр урамнарында барлык үтеп баручыларга безнең районнан махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә премияләр, ташламалар, түләүләр һәм ярдәм чаралары турында сөйләделәр.


– Кызыксынучылар бар, сораулар бирәләр. Без аларга шатланып җавап бирәбез, – дип хәбәр итте безгә волонтер Илмира Габдраупова. – Хәтта мәгълүматны язып алучы кешеләр дә бар.
Контракт буенча хезмәт турында тулырак мәгълүмат алырга теләүчеләр Баулы шәһәренең хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итә ала һәм хәрби комиссариат вәкилләреннән тулырак консультация алырга мөмкиннәр.

Автор фотосурәте
 


Нет комментариев