Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулылар озак йоклыймы?

13 март – Халыкара йокы көне. Шәп бәйрәм, ә сез белә идегезме? Ел саен март аеның өченче җомгасында билгеләп үтелә ул.

Сау-сәламәт булганда йокы тәмле була. Белгечләр әйтүенчә, кеше якынча тәүлегенә сигез сәгать йокларга тиеш.

Йокыны да төрлечә итеп атап йөртәбез: тиз генә йоклап алу – черем итү, озак итеп йоклау, арып яки йокы килеп йөрү – йокымсырау, сабый йокысы һәм башкалар...

– Сигез сәгать йокы җитә миңа. Көн саен бер үк вакытта ятарга өйрәнергә кирәк, – ди баулылы Гөлнара Нәбиуллина. – Йокы сыйфаты күңел халәтеннән дә тора дип уйлыйм.

– Мин төнлә еш уянам. Никтер элеккеге кебек тыныч, рәхәт итеп йоклый алмыйм, – ди Гөлшат Шәрипова.

– Арысам яки борчылсам бөтенләй йоклый алмыйм, – ди Айназ Зарипова. – Гомер буе төнге сменалы эштә эшләдем, озак итеп йокламыйм, күбрәк хәрәкәттә мин. Нык озак йоклаган кешегә аптырыйм.   

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев