Җәмгыять

Баулылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозалар

Исерек хәлдә руль артына утыручылар да ачыкланып тора.

Җирле ЮХИДИ бүлекчәсе мәгълүматына караганда, соңгы атнада Баулы районында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен, 39 кеше административ җаваплылыкка тартылган. “Хезмәткә дан”га айнык булмаган хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өч кеше турында да хәбәр иттеләр. Узган атнада юлларда 7 авария теркәлгән, бер кеше һәлак булган.


Нет комментариев