Баулылар исерек килеш руль артына утыруларын дәвам итәләр
Бу хакта редакциягә Баулы районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе хәбәр итте.
А.Романов, Ф.Закиров һәм Н.Никитин, автомобиль белән айнык булмаган килеш идарә иткән өчен, 18 айга транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендәге административ җаваплылыкка тартылган. Шулай ук аларга 45әр мең сум күләмендә административ штраф та салынган.
Мондый чаралар юл хәрәкәте иминлеген арттыруга һәм машина йөртүчеләрнең алкоголь исереклеге нәтиҗәсендә килеп чыга торган юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмауга юнәлтелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев