Баулылар гаиләләре белән гөмбәгә чыкты
Җәмгыять

Баулылар гаиләләре белән гөмбәгә чыкты

Табигать байлыкларыннан дөрес һәм вакытында файдалана белүче баулылар күп. Алар арасында Шәмәй авылында гомер итүче Миләүшә һәм Марат Гыймаевлар гаиләсе дә бар. Бүгенге көндә алар кәҗә гөмбәсе (сморчки) җыялар.

Гыймаевлар, кая гына барсалар да, бигрәк тә җиләккә, гөмбәгә, табигатьтә ял итәргә, шифалы үләннәр җыярга гаилә белән чыгарга яраталар. Хуҗабикә Миләүшә сүзләренчә, гөмбә җыю аларга аеруча ошый.

– Әле гөмбәләр быел яңа чыга гына башлаган. Яңгырлар бераз яуса, яхшы булачак, – ди ул. – Ял көннәре аз иде, кичә чыктык, ярыйсы гына җыя алдык. Аннары ак гөмбә, гөреҗдә (грузди), баллы гөмбә (опята), шампиньоннар җыя башлыйбыз. Һәр гөмбәнең үз вакыты, аны белеп җыярга гына кирәк. Безнең тирәдә шампиньоннар бик булмый, аларны табуы авыррак.

Гыймаевлар сөйләгәнчә, якын-тирә урманнар бөтен төрле гөмбәләргә бай.

– Миңа гөмбә җыярга тормыш иптәшем Марат өйрәтте. Аннары, безгә карап, балалар да өйрәнделәр, – ди Миләүшә. – Икенче класста укый торган улыбыз Солтан үзе аерылып китеп тә рәхәтләнеп гөмбә җыя белә хәзер. Ашарга яраклы һәм агулы гөмбәләрне яхшы аера.

Миләүшә сүзләренчә, алар кәҗә гөмбәсен пешереп, май һәм суган салып, кыздырып әзерлиләр. Шулай ук туңдырып куйганы да яхшы, аннан тиз генә алып ризык әзерләргә мөмкин. Ә калган гөмбәләрне маринадлап та, тозлап та куялар.


Нет комментариев