Бакчадагы бәрәңге уңышын җыеп алу дәвам итә. Баулыда яшәүче Рәмзия һәм Җәүдәт Миннехановлар ел саен мул уңыш җыюга ирешә. Алар сары һәм кызыл төстәге ике төрле генә бәрәңге утырталар.
Миннехановларның йорт ишегалдына килеп кергәч тә, чәчәкләрнең күплегенә, бар җирдә чисталык һәм пөхтәлек булуга игътибар итәсең.

– Хатын-кыз бит ул шундый зат, җиләк-җимешләр, яшелчәләр утырту белән генә риза түгелмен. Чәчәкләрне бик яратам. Шуңа күрә бакчамда да төрледән-төрле чәчәкләр булдырырга тырышам, – дип сөйләнә-сөйләнә Рәмзия Миннеханова безне бәрәңге утырткан якка әйдәде. – Шушы зур булмаган мәйданчыкта без бәрәңге утыртабыз. Быел ун чиләк утырттык, йөз чиләктән артык бәрәңге алдык.

Без кергәндә гаилә башлыгы мотоблок ярдәмендә рәтләрне казый иде. Миннехановлар ел саен кызыл һәм сары бәрәңгене аерып утырталар икән. Җирдә яткан бәрәңге бүлбеләренә караганда, уңышлары яхшы икәне күренә.

– Менә бу бер бәрәңге бер аш пешерергә җитә, – ди хуҗабикә. – Тотып кына үлчәп карамадык, тик 300-400 грамм тирәсе килгәннәре бар. Уңыш үзебезгә җитәрлек булды.

– Дөресен генә әйткәндә, бәрәңге сабагына караганда әле бәрәңгене казырга иртәрәк, – ди Җәүдәт агай. – Менә карагыз, ул әле тамырыннан иркен генә купмый. Җитешкән бәрәңге сабактан кубарга тиеш.

Бәрәңгене Миннехановлар ничек эшкәртәләр? Бәрәңгенең орлыгын ничек сайларга? Аларның бакчасында тагын нинди үсемлекләр үсә?
Бу хакта тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә һәм Баулы телевидениесендә карарга мөмкин.
Фото: Индира Сайфуллина
Нет комментариев