Җәмгыять

Баулыда кайбер торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү арта

Баулы районы администрациясе башлыгы Ильяс Гозәеров шул хактагы карарга кул куйган.

Шулай итеп, подъездларны җыештырган өчен түләү 1 квадрат метр өчен – 3 тиенгә, ә ишегалларын җыештырган өчен түләү 1 квадрат метр өчен 5 тиенгә артачак. Торак йортларны ремонтлау һәм ишегалларын төзекләндерү 1 квадрат метрга – җиде тиенгә, ә инженерлык челтәрләрен ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү 3 тиенгә кыйммәтләнә. Йорт эчендәге электр челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү һәм аларны карап тоту өчен түләү 1 квадрат метрга 2 тиенгә артачак.

Карарның күчермәсе “Баулы-информ” карамагында бар.


Нет комментариев