Баулыда яшәүче Әминә һәм Риф Әхмәтвәлиевләр гаиләсе сынаулар аша үткән
Җәмгыять

Баулыда яшәүче Әминә һәм Риф Әхмәтвәлиевләр гаиләсе сынаулар аша үткән

Озак еллар матур һәм башкаларга үрнәк булырлык гомер юлын парлап үтүче гаиләләр – район горурлыгы. Шундый парлар арасында Баулыда гомер итүче Әминә һәм Риф Әхмәтвәлиевләр дә бар. Алар кырык ел бергә тормыш сукмаларыннан атлый.

Әминә ханым Кызылъяр авылында 1963 елда гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килгән.

– Башлангыч өч сыйныфны авыл мәктәбендә укый, дүртенче сыйныфны Баулының Нефтепровод мәктәбендә укыдым. Аннан аны укыту комбинаты ясадылар да, безне 1нче санлы мәктәпкә күчерделәр. 9-10нчы классны мин Баулының 3нче санлы мәктәбендә укыдым. Шулай итеп мин Баулының бик күп мәктәпләрендә дә укып карадым. Аннан Әлмәткә 65нче санлы һөнәри училищега кердем һәм радиоаппаратуралар җыючы слесарь һөнәрен алдым. Автоприбор заводында эшләп карадым, әмма акчасы әз иде. Аны ташлап киттем. Аннан Баулыдагы техник транспорт идарәсенә эшкә килдем. Анда 30 ел диспетчер булып эшләдем. Булачак тормыш иптәшем Риф белән дә эштә таныштым.

– Риф белән ничек танышып китүебезне дә хәтерләмим бугай, – дип сөйли башлады үзләре хакында кырык ел элек булган танышу мизгелләрен Әминә Әхмәтгәрәева. – Рифнең әтисе дә шунда эшли иде. Шулай бервакыт авария булган дип истә калды, ул эшли торган машинаның кабинасының өстен кискәннәр. Машина чыгып бара. Ә мин диспетчер тәрәзәсеннән карыйм. Карадым да...  машина руле артында бер егетне күрдем. Аксыл шакмаклырак пинжәк кигән, кап-кара мыеклы, күзләре зәп-зәңгәр, елмаеп миңа да карады. Танышып китү шул булды. Бер оешмада эшләгәч, гел күрешә, сөйләшеп йөри идек. Танышып ике генә ай йөрдек. ЗАГС бинасы хәзерге телеграф урынында иде. Шулай йөрергә чыккан җирдән, гариза бирергә уйладык. Уйладык та, икебез дә куркып калдык үз уебыздан. Ишектән кереп барабыз, минәйтәм, Риф ашыгабыз бугай. Соң ярый, әйдә тагын бер әйләнеп киләбез, ди бу. Урамны тагын бер...ике, өч әйләндек. Шуннан Риф кулымнан тотты да, җитәкләп алып керде. Шулай без өйләнешергә дип, гариза язып кайттык. Ике ай йөрдек тә, бер ай туйга әзерләндек. Шуннан соң 40 ел үтеп киткән.

Ә гаилә башлыгы Риф Әхмәтвәлиев Баулыда 1957 елда туган. Икенче мәктәптә укыган.

– Мәктәпне бетерү белән үк слесарь булып УТТга эшкә кердем, – дип үзе хакында сөйләде ул. – Эшләп йөргән җирдән армиягә киттем. Чехословакиядә хезмәт иттем. Спорт белән дус идем. Хезмәт итү авыр булмады. Хезмәттән соң кире үз эшемә кердем. Шуннан киткәч, бик теләп яңадан үз урыныма алдылар. Аннан шофер, бераздан күтәртү машинасына утырдым. Лаеклы ялга кадәр шунда эшләдем дә эшләдем. Лаеклы ялга чыккач та өйдә утырасы килмәде. Бүгенге көндә мин "Девон" боз сараенда эшлим.

Әхмәтвәлиевләр гаиләсен ямьләп, бер-бер артлы өч ир бала туа. Тик өченче уллары зур сынаулар алып килә.

– Беренче улыбыз Ринат 1984 елгы. Бик елак булды. 4 ай елады. Үзем дә авырдым. Күбрәк кайнанам карашты. Беренче балам авыр булып истә калды, – дип сөйләде хуҗабикә. – Шул ярты ел авыр булды да, соңыннан аның авырганы да булмады. 1985 елда Маратыбыз туды. Кыз көткән идек. Аның характеры да шундый йомшак. Бүген үзенең ике кызы бар. Гел курчаклы уйнап үсте ул. Тыныч булды. 1991 елда һаман кыз алып кайтам дип Дәнисебез туды. Туганда балага зыян китерделәр. Сабыем ДЦПлы булды. Бармаган, йөртмәгән җир калмады, аягына бастырырга тырыштык. Ләкин тырышлыклар бушка китте, баланы аякка бастыра алмадык. 17 ел кулда йөрттек. 17 яшендә вафат булды сабыем. Бүгенге көндә ике улым, биш оныгым, иптәшем янында. Авырлыкларны бергә күтәрдек. Риф баланың да, минем дә хәлемә кереп яшәде. Сүз дә юк, авыр, бик авыр булды ул еллар. Сынау еллары. Кайчак ишетәсең дә, авыру бала туса, гаиләдән иң беренче ир-ат чыгып кача. Хатын-кыз әлеге авырлык белән япа-ялгызы кала. Баланы да аякка бастырырга кирәк, тормышны да тартырга кирәк. Әмма нинди генә чакларда да мин иптәшемә таяна идем. Ул яклап Риф бик ышанычлы, сабыр, түзем булды. Ни уйлагандыр, әмма сиздермәде. Икебезнең арада андый сүз дә булмады. Бала бит инде ул хатын-кызныкы гына түгел. Ул безнең икебезнең җаннан-каннан яралган. Без аны ничек бар, шулай кабул иттек.

 

Гаиләдә ир-ат, хатын-кыз нинди булырга тиеш? Бер-береңә ышаныч ничек туа? Әминә Әхмәтвәлиеваның пешергән беренче коймакларын кем “урлый”? Бу хакта тулырак «Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга һәм Баулы телевидениесенең “Пар балдаклар” тапшыруында 15 февраль көнне 19 сәгатьтә карарга мөмкин булачак.

 

 


Нет комментариев