Баулы юбилейга әзерләнә
Җәмгыять

Баулы юбилейга әзерләнә

Юбилей уңаеннан төп чаралар уза торган үзәк стадионда ремонт эшләре башланды.

Үзәк стадионда 2нче спорт мәктәбе хезмәткәрләре косметик ремонт ясый. Иң беренче чиратта, трибуналардагы эскәмияләрне буяу каралган. Буяуларны шәһәр администрациясе биргән. Сүз уңаеннан, бу эскәмияләрне соңгы тапкыр 10 ел чамасы элек буяган булганнар.

Биредә планлаштырылган эшләр шактый күләмле: эскәмияләрне буяу һәм территорияне тәртипкә китерүдән тыш, трибунаның фасадын яңарту да күздә тотыла. Объектта косметик ремонтны өч атна эчендә төгәлләү планлаштырыла.


Нет комментариев