Баулы хат ташучылары – игътибар үзәгендә
Җәмгыять

Баулы хат ташучылары – игътибар үзәгендә

“Баулы-информ” редакциясе игълан иткән “Безнең хат ташучыбыз” фотоконкурсы дәвам итә. Бүгенге язма герое – Татар Томбарлысы авылыннан Сания Шәрәпова. Аның турында авылдашы Эльвира Әхмәтҗанова язып җибәргән.

 Ерак араларны якынайтып килгән сәлам хатларын искә алганда, минем күз алдыма үзебезнең авыл хат ташучысы Сания апа Шәрәпова килеп баса. Хат язышу, бәйрәмнәргә котлау открыткалары җибәрү, газета-журналларның һәрбер санын көтеп алу, яшь чактагы кадерле, матур мизгелләр булып, күңел түрләрендә әле дә саклана.
Сания апа Шәрәпова Татар Томбарлысы авылында 40 елдан артык хат ташучы булып хезмәт куйды. 77 яшен тутыручы Сания апа, балаларының кадер-хөрмәтен тоеп, ике ел элек кенә салып кергән яңа өйләрендә матур итеп тормыш кичерә. “Хезмәткә дан” – аның иң яраткан газеталарының берсе. “Бөтен яңалыкны шунан беләм, газетаны 60 елдан артык, бер санын калдырмый укып барам”, – ди ул.
Сания апа, хат ташучы булып сигезенче классны тәмамлау белән, 15 яшендә эшли башлый. Ул вакытта почта кечкенә генә агач бинада урнашкан була. Сания апаның әтисе Фәхретдин абый почтаны һәр көнне районнан ат белән алып кайта торган була. “Ул вакытларда газеталар бик күп килә, район газетасы гына да 150дән артык иде”, – ди Сания апа. Башка газета-журналлар, хатлар, посылкалар да бар бит әле. Бәйрәм вакытларында котлау открыткалары бик күп килә торган булган. Ләкин шуңа да карамастан, килгән почтаны көннекен көнгә таратып өлгергән ул. Авыр сумкасын җилкәсенә салып, кар-яңгырга бирешми, озын юллар үтеп, һәрбер хатны, газета-журналны иясенә илтеп бирергә тырышкан. Почтада эшләгән елларын сагынып искә ала Сания апа. Эше авыр булса да, авыл халкына шундый хезмәт күрсәткәненә сөенеп яши ул. Авыл халкы да аны ярата, хөрмәт итә. Күпме әниләрне солдат хатлары белән, гашыйкларны мәхәббәт, туганнарны сәлам хатлары белән шатландырган кеше бит ул Сания апа. Мин үзем дә 2 ел буе энемнең солдат хатларын Сания апа кулыннан алу бәхетенә ирештем. Ул хатлар бүгенгесе көндә дә минем чемоданда саклана. Алардагы җылылыкны, күңелгә үтеп кергән сүзләрне бернинди хәзерге смс-хәбәрләр да алыштыра алмый. Чын йөрәктән чыккан хисләрне, үз кулларың белән ак кәгазьгә язып, озак кына көткәннән соң, шуңа җавап ала алсаң, нинди бәхет бит ул!
Кызганыч, бүгенгесе көндә бар да башкача. Әйе, сүз дә юк, интернетта барысы да тиз, җайлы. Ләкин аның кадере дә шул азга гына җитә, минемчә. Җибәргән открыткалар да, фотолар да вакытлыча. Ә инде телефон номерлары югалса, яисә интернет сүнсә, бөтенләй аралашусыз калабыз. Без түгел, заманасы шундый, дияргә яратабыз. Хәзерге заман белән бергә атлап, үткәннәрне яңартып яши башласак, күпкә файдалырак та, кадерлерәк тә, күңеллерәк тә булыр иде, минемчә.


“Безнең хат ташучыбыз” фотоконкурсында Баулы районы газеталарын алдыручы һәркем катнаша ала.
Фотоконкурс шартлары, бүләкләр һәм аларны алу тәртибе турында “Баулы-информ” сайтыннан укырга һәм 5-64-47 телефоны аша белешергә була.


Реклама
“Татмедиа” АҖ филиалы “Баулы-информ”
16+


Фото: Эльвира Әхмәтҗанованың шәхси архивыннан


 


Нет комментариев