Баулы укытучысы Алия Кыямова: “Мәктәп бусагасын атлап керүгә башка борчуларым юкка чыга”
Җәмгыять

Баулы укытучысы Алия Кыямова: “Мәктәп бусагасын атлап керүгә башка борчуларым юкка чыга”

Укытучылар һәм остазлар елы кысаларында Баулы районында озак еллар үз хезмәтләренә тугры калган мөгаллимнәр турында язмаларыбызны дәвам итәбез. Шундый укытучыларның берсе өченче санлы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алия Кыямова.

Үз һөнәрен яратып эшләгән укытучыларның күбесе кечкенә чакларыннан ук укытучы булырга хыялланган. Минзәлә районында туып-үсеп, бүгенге көндә өченче санлы мәктәптә эшләүче Алия Кыямова да мәктәп елларыннан ук укытучы булачагын белгән.


– 1976 елда Минзәлә районы Бикбау авылында туганмын. Кечкенә чагымнан ук укытучы булырга хыялландым. Чөнки минем әнием дә укытучы, – дип үзе хакында кыскача гына сөйләде ул. – Шул балачак хыялларымны тормышка ашырырга дип 1992 елда Алабуга Дәүләт педагогия институтына кердем. Чит шәһәргә китү башта авыррак булды. Ник дигәндә, мин үскән вакытта каядыр китеп йөргәнем булмады. Шулай да биш ел вакыт бик тиз үтеп китте. 1997 елда үземнең хезмәт юлымны Яр Чаллы шәһәренең 35нче санлы фәннәрне тирәнтен өйрәнү гимназиясендә башлап җибәрдем.
Һәр кеше үзенең беренче эш көнен хәтерендә саклый. Алия Муллаәхмәт кызы да бу көнне елмаеп искә ала.


– Беренче тапкыр дәрескә керүем дә истә. Кызык кына булды ул вакыт. Хәзер көлеп искә алам. Миңа унынчы классларны бирделәр. Бу класста егерме бер малай укый. Коридорга чыксам, анда олы-олы гәүдәле абыйлар килгән кебек тоелды миңа, – дип елмая ул. – Әнигә шалтыраттым иң беренче. Минәйтәм, әни, нишлим икән? Әллә эшем башланганчы кайтып китимме, дим. Әнием укытучы буларак, мине  тынычландырды, курыкмаска кушты. Дәрескә әзер идем, шулай да бераз куркып калдым никтер. Әниемнең тыныч кына киңәш бирә белүе, мине дә тынычландырды. Дәрес вакытында укучыларның буш вакыты калмасын дип өйрәтә иде мине һәрвакыт. Мин аның киңәшләрен бүген дә үтим. Чынлап та, эш белән мәшгуль укучының тәртип бозарга да, сөйләшеп утырырга да вакыты калмый бит. Беренче дәресләремнән үк шул алымны кулландым.
Яр Чаллы шәһәре мәктәбендә эшләү дәверендә Алия Муллаәхмәт кызы Баулы егете белән таныша. Яшь гаилә тормышларын Баулыда корып җибәрә. Бер-бер артлы ике ир балалары туа. 
– 2011 елда Баулының 3нче санлы мәктәбенә эшкә килдем һәм бүгенге көнгәчә биредә эшемне дәвам итәм. Үземнең эшемне бик яратам. Мәктәпнең бусагасын атлап керү белән мине сабый йөзләр, укучыларым каршы алалар. Шул йөзләрне күрү белән барлык борчулар, авырлыклар онытыла. Көннәребез шул балалар белән уза. Әлбәттә, авыр яклары да бар. Татар теленең бүгенге язмышы, халәте киләчәге әле тотрыклы түгел. Шулай да ата-аналар белән уртак тел табып, балалар белән аңлашып эшләргә тырышабыз. 


Тәҗрибәле укытучының дәресләре һәрвакыт тыныч һәм кызыклы булып үтә. 
– Алия Муллахметовна безгә бишенче класстан татар теле дәресләрен бирә. Дәресләребез бик кызыклы үтә. Ел барышында конкурсларга да алып бара. Анда без призлы урыннар алабыз, – ди җиденче класс укучысы Регина Әхмәтҗанова.
Мәктәптә балаларга белем бирү дәверендә Алия Кыямова бик күп рәхмәт хатлары һәм почет грамоталары белән бүләкләнгән.
 


Нет комментариев