“Бәләкәч” балалар бакчасында татар милли бизәкләренә багышланган мәгълүмат сәгате узды. Чара Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлекчәсе һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җирле бүлекчәсе тырышлыгы белән тормышка ашты.
– Балалар бакчасына йөрүче нәниләргә милли киемнәр, милли бизәкләр, чигүләр, борынгы сөлге-япма үрнәкләрендә халкыбызның көнкүреше, кул эшләрендәге бизәкләрен, тарихның бер кечкенә генә өлешен күрсәтергә тырыштык, – дип сөйләде “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җирле бүлекчәсе рәисе Римма Яруллина. – Үзебез дә милли киемнәрдән бардык. Балалар кечкенә булсалар да һәр мәгълүматны йотлыгып тыңладылар, хәтта үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирделәр. Район һәм республика күләмендә узган чаралар, фестивальләргә күп вакыт милли киемнәр киеп катнашкан балалар күренеп тора. Алар калфак, читекләр, сөлгеләр турында күп беләләр.


Чара барышында балаларга Римма Яруллина һәм Дамия Әхмәтшина мөнәҗәтләр дә әйтеп күрсәттеләр. Баулылы Дамия Әхмәтшина балаларга кулдан ясалган хатын-кыз бизәнү әйберләре – төймә, алка, беләзек һәм чулпылар хакында сөйләде.

Чара азагында балалар үзләре дә килгән кунакларга шигырьләр сөйләп ишеттерде.
Фото: Римма Яруллина
Нет комментариев