Баулы районында сугыш ветеранын искә алганнар
Җәмгыять

Баулы районында сугыш ветеранын искә алганнар

Татар Томбарлысы китапханәсендә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, сугыш һәм хезмәт ветераны, ТАССРның атказанган агрономы Хәбип Кашафетдин улы Кашаповка багышланган “Онытылмас исемнәр” дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелгән. Очрашуда геройның кызы Минзилә Галимова, “Беренчеләр хәрәкәте” активистлары, мәктәп укучылары катнашкан.

Хәтер сәгатендә Хәбип Кашаповның кызы Минзилә Галимованың да булуы аерым атмосфера тудырган, ул әтисенең фотоларын, “Кызыл армия кенәгәсе”н, бүләкләренең документларын алып килгән, газиз кешесе турында күңелне нечкәртерлек хатирәләре белән уртаклашкан.

“Әти кичләрен безне, балаларын җыеп, сугыш вакыты турында сөйли иде. Сөйли башлауга, тамагына төер утыра, күзләренә яшь килә иде аның. Без әтигә кушылып елый идек” – дип искә төшергән Минзилә Хәбип кызы.

1913 елда Татар Томбарлысында туган Хәбип Кашапов Бөек Ватан сугышы башланганчы Чистайда агрономлыкка укыган, 28 яшендә сугышның беренче көннәреннән үк фронтка киткән. Кызы сөйләвенчә, әтисенең буе кыска, ә үзе бик җитез булгач, аны гел алгы сызыкка куя торган булганнар, “Пуля синең баш очыңнан уза, сиңа тими”, – дип тә шаяртканнар. Аның берүзе 12 немецны әсирлеккә алганлыгы да билгеле. Сугыштагы батырлыклары өчен Хәбиб Кашапов икенче, өченче дәрәҗә Дан орденнары, “Кызыл йолдыз” ордены, ике “Батырлык өчен” медале, “Сугышчан хезмәтләре өчен”, “Ленинград оборонасы өчен” медальләре һәм баш командующийдан уннан артык рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Хәбип Кашапов Ленинград блокадасы вакытында госпитальдә ятканда, шундагы балаларның ачлыктан интеккәннәрен күреп, йөрәге әрнегән, үз икмәген аларга бүлгәләп бирә торган булган. Бөек Ватан сугышында күпне күргән солдат, исән калсам, авылымда таш өстендә булса да икмәк үстерәм, дип сүз бирә һәм вәгъдәсендә тора.

“Сугыш тәмамлангач, Хәбип Кашафетдин улы туган авылы Томбарлыга исән-сау кайтып, бар гомерен игенчелеккә багышлый – 30 елдан артык авыл хуҗалыгына хезмәт итә, агроном булып эшли. Намуслы һәм сыйфатлы хезмәте өчен, ТАССРның атказанган агрономы исеменә лаек була”, – дип сөйләде Татар Томбарлысы китапханәчесе Эльвира Әхмәтҗанова.

Хәбип Кашапов балаларын да икмәккә хөрмәт белән карарга өйрәтеп үстергән.

“Әти безгә гел: “Балалар, икмәкнең кадерен белегез, бер бөртеген дә әрәм итмәгез, ашый алган кадәр генә кисеп алып ашагыз, чүплеккә сала күрмәгез”, – дип кисәтеп тора иде. Бүгенгесе көндә дә минем ипигә кадер-хөрмәтем бик зур. Авылларда буш кырларның бик күп булуына, икмәкне аз чәчүләренә йөрәгем әрни. Безнең әти исән булса, бу кырларны тутырып икмәк, арыш үстерер иде”, – дип уртаклашкан Минзилә Хәбип кызы.

Хәбип Кашаповны “аяклы лаборатория” дип йөрткәннәр, аның казанышлары, тәҗрибәләре турында район газетасында да еш язганнар. 1985 елның 31 гыйнвар санында Хәбип Кашапов хакында “Җир докторы” дигән күләмле очерк та дөнья күргән. Китапханәдә бу газеталар саклана – элек эшләгән китапханәчләр ул газеталардагы мәкаләләрне кисеп, альбом ясаганнар, аны чарада катнашкан укучыларга да күрсәткәннәр.

“Хәбип абый җирне, авылны бик белә торган кеше булган. Безнең авыл клубы янындагы каен һәм чыршыларны ул утырткан, – дип сөйләде Эльвира Әхмәтҗанова. – Бездә, нигездә, игенчелек белән шөгыльләнгәннәр, зур бакчалар да булган. Хәбип абый алар белән җитәкчелек иткән, күпләп кәбестә үстергәннәр. Бәләкәй генә бабай, ат җигеп, кырлар буйлап йөргән, тарантас төбендә күренми дә, дип шаярта торган булганнар”.

Татар Томбарлысы китапханәчесе укучыларга Бөек Ватан сугышы елларындагы вакыйгалар белән бәйле кыйммәтле мәгълүмат җиткергән. Аның чыгышы тарих битләрен җанландырган, яшь тыңлаучыларга буыннар бәйләнешен тоярга һәм сугыш фаҗигасенең масштабын аңларга мөмкинлек биргән.

“Мондый чаралар Ватанга мәхәббәт һәм үз илебезнең үткәненә хөрмәт хисе, сугыш ветераннарының батырлыкларына, авыл үсешенә керткән хезмәтләренә хөрмәт тәрбияли”, – дип уртаклашты китапханәче.

Китапханәдә Ватанны саклаучылар елына, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган башка чаралар уздыру да планлаштырыла.


Нет комментариев